Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа ел табынына каз әзерләү рецепты

Үзегезнең каз әзерләү серләре белән бүлешсәгез дә була.

Ә бүген сезгә танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпованың каз пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Иң элек барлык ингредиентларны (1 аш кашыгы гәрчич, 1 аш кашыгы бал, 1 бал кашыгы аджика) яхшылап болгатырга һәм казның эчен-тышын сыларга.
Аннары казның эченә дүрткә бүленгән алма белән әфлисун, кара җимеш, күрәгә салырга, тегеп куярга. Казны «рукав»ка тыгарга һәм ике ягын да бәйләргә.
Казны 200 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә. Табынга каз итен турап, эчендәге җиләк-җимеш белән бергә бирергә.
«Духовкага тыкканчы казны тоз салынган суда бер сәгать чамасы пешерергә кирәк. Шулай эшләгәндә ит йомшаграк була һәм мае да кими», — дип киңәш бирә Зәмирә Рәҗәпова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар