Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа елда яңа законнар

2020 елның гыйнварыннан илдә берничә яңа закон үз көченә керде – ана капиталы индексацияләнде, электрон хезмәт кенәгәсе кертелде. Хәзер питрәчлеләр автомобильләрен яңа кагыйдәләр буенча теркәячәк, этләрне дә урамда яңа тәртипләр буенча йөртәчәк.

Электрон хезмәт кенәгәсе
2020 ел ахырына кадәр хезмәткәрләр кәгазь яки электрон хезмәт кенәгәсен сайлый алачак. 2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашкан хезмәткәрләр өчен электрон вариант кына булачак. Хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турындагы мәгълүматлар Пенсия фондында электрон рәвештә сакланачак.


Ана капиталын индексацияләү
2020 елда ана капиталы күләме 466 617 сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга яки ана пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга тотарга мөмкин.


Балалы гаиләләргә ярдәм итү
Хәзер беренче яки икенче бала туганда яки уллыкка алганда айлык түләүне, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме хезмәткә яраклы халыкның ике яшәү минимумыннан артмаса, алырга мөмкин. Моннан тыш, бу түләүләрне гаилә балага өч яшь тулганчы ала алачак.


Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт
Хайваннар белән җаваплы төстә эш итү турындагы законның мөһим нормалары үз көченә керә. Бу куркыныч токымлы этләрне урамда йөртүнең яңа кагыйдәләре, контактлы зоопаркларны һәм кыргый хайваннарны тотуны тыю, хайваннар өчен приютлар эшчәнлеген җайга салу. Шулай ук хуҗасыз хайваннар белән мөрәҗәгать иткәндә “этләрне тоту - стерилизация – вакцинация - элекке яшәү урынына кире кайтару” программасына гына таянырга мөмкин булачак.


Күчемсез милек белән килешүләр
Күчемсез милек сатып алган һәм шул ук вакытта күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына таяна торган гражданнар, әгәр судта киресе расланмаса, намуслы дип танылалар. Мондый кешеләрдән дәүләт торакларын тартып ала алмый. Күчемсез милекнең үткәнен белмәгән һәм суд карары буенча аннан мәхрүм ителгән гражданнар дәүләттән реаль зыян яки кадастр бәясе күләмендә компенсация алачак.


Приставлар белән онлайн рәвештә аралашу
Суд приставларының гамәлләренә яки эш алып бармауларына карата онлайн рәвештә шикаять бирергә мөмкин булачак. Теләсә нинди мәгълүмат, шул исәптән башкарма производство барышында алына торган процессуаль документлар электрон формада яки СМС аша биреләчәк.


Микрофинанс оешмалары кулланучыларын яклау
Финанс вәкиле микрофинанс оешмалары кулланучылары хокукларын яклаячак. Аңа судка кадәр тәртиптә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Таләпләрнең күләме 500 мең сумнан артмаган очракта, ул микрофинанс оешмаларына карата кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен караячак.


Автомобильләрне теркәүнең яңа кагыйдәләре
Хәзер яңа машинаны исәпкә кую өчен ЮХИДИгә бару мәҗбүри түгел. Автомобильчеләр транспорт чарасын теркәү турындагы таныклыкны һәм аның номерын турыдан-туры автосалонда ала алачаклар. Икенчел базарда теркәү кагыйдәләре элеккечә кала.


Яман шешне ачыклаган өчен табибларга премияләр
2020-2022 елларда диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе барышында онкологик авыруларны ачыклаган өчен медицина хезмәткәрләренә түләүләр каралган. Моннан тыш, мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына керми торган югары технологияле ярдәмгә чыгымнар мәҗбүри иминият фонды акчаларыннан түгел, турыдан-туры федераль бюджеттан финансланачак.


Салым түләмичә фатир сату
Сатканда НДФЛ түләмәскә мөмкин булган бердәнбер торак белән идарә итүнең минималь вакыты биш елдан өч елга кадәр кими. Бу шулай ук хуҗалык корылмалары булган торак бина урнашкан җир кишәрлегенә дә кагыла.


Кредит буенча процент күләмен чикләү
Кредит буенча процентлар займ буенча түләүләр аның 1,5 тапкыр күләменә ирешкәч исәпләнүдән туктаячак. Чикләү шулай ук неустойкаларга (штрафлар, пенялар) һәм башка җаваплылык чараларына да кагыла.


Авылда ташламалы ипотека
Россиялеләр авыл территорияләрендә торак йорт төзү яки сатып алу өчен отышлы ипотека ала алачак: кредит срогы - 25 елдан артык түгел; ставка - 3%ка кадәр; кредит күләме - 3 млн. сумга кадәр; беренчел взнос - 10%тан да ким булмаган.


Акцизларны арттыру
Акциз товарларының күпчелегенә, аерым алганда, сидр, медовуха, шәраблар, сыра, тәмәке продукциясенә, электрон тәмәкегә, двигателе 90 ат көченә кадәр булган җиңел автомобильләргә, мотоциклларга, бензин һәм башкаларга ставкалар арта.


Керем салымыннан азат итү:
бала туу белән бәйле рәвештә алынган керемнәр;
инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар, опекуннар һәм попечительләргә өстәмә ял көннәре өчен түләү;
студентларга һәм аспирантларга 4 000 сумнан артмаган матди ярдәм.


Региональ музейлар өчен нульле салым ставкасы
Төбәк яки муниципалитет оештырган музейлар, театрлар, китапханәләр оешмалар табышына салым түләмәскә мөмкин. Салымнан азат ителгән акчалар аларны үстерү өчен яхшы ярдәм булачак.


“Калдыкларны утильләштерү” төшенчәсен киңәйтү
Закон, аерым алганда, алдан эшкәртмичә һәм файдалы фракцияләрне алмыйча калдыкларны яндыруны тыя. Документ нигезендә шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү мәсьәләләре дә аныклана. Аны пычратучы предприятиеләр кертә, мондый түләүләрнең 95%ы төбәк һәм җирле бюджетларга керә. Экологик салымнан кергән акчалар максатчан булачак һәм калдыкларны утильләштерүгә тотылачак.


Орфан авырулары
Дәвалануы федераль бюджеттан финанслана торган сирәк (орфан) авырулар исемлеге киңәйтелде. Закон сирәк очрый торган (орфан) авырулар исемлеген тагын ике кешегә тулыландыра - II (фибриноген), VII (лабиль), X (Стюарта-Прауэра) факторларның апластик анемиясе белән интегүчеләр. Кирәкле акчалар киләсе өч елга федераль бюджетта каралган инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса