Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа канун үзгәрешләр кертә

Хәзер социаль хезмәтләр яңача күрсәтелә башлаячак. 2015 елның 1 гыйнварыннан 442 нче Федераль закон эшли башлаячак. Ул "Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү нигезләре" дип атала. Яңалык нидә соң? Райондагы кешеләргә нәрсәгә өмет итәргә? Әлеге сорауларга халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза ФӘЙЗУЛЛИНА җавап бирә.

- Эльгиза Магомедовна, яңа закон нәрсәгә кирәк булган?
- Без эшләп килгән Федераль закон 1995 елда ук кабул ителгән. Аңа күпсанлы үзгәрешләр кертелде, нәтиҗәдә ул максатчан түгел дип табылды. Яңа закон заманча чынбарлыкка туры килә, үткән тәҗрибәне дә исәпкә ала, шул исәптән тискәресен дә, халык өчен социаль хезмәтләрне уңайлырак итә.
- Яңа законның төп терминнарын һәм билгеләмәләрен укучыларыбызга аңлатасы иде. Кайсылар әһәмиятле һәм яңалыкны аңларга ярдәм итә?
- Иң мөһиме, бу социаль хезмәт максаты, дип саныйм. Законда алар түбәндәгечә билгеләнә: "Кешенең яшәеш шартларын яхшырту һәм (яки) аның төп тормыш таләпләрен мөстәкыйль тәэмин итәрлек мөмкинлекләрен киңәйтү". "Авыр тормыш шартларында калган граждан" билгеләмәсе "социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ граждан" дигәнгә алыштырылган. Социаль хезмәт күрсәтүнең яңа принцибы - гадәти уңайлы шартларда яшәвен саклап калу. Социаль хезмәт төрләренә килгәндә, алар шактый күп.
- Күп еллар "авыр тормыш хәле" термины кулланылып килде. Алмашка нәрсә?
- Әлеге термин шактый киң колачлы иде. Берәүләр аны бик киң итеп күрде, икенчеләр, киресенчә, аз. Яңа законда социаль хезмәтләргә мохтаҗ гражданнар өчен шартлар бик ачык аңлатыла. Бу турыда 15 нче статьяда языла. Яңа елдан башлап, авыру, җәрәхәтләнү, яше һәм инвалидлыгы буенча үз-үзенә өлешчә яки бөтенләй хезмәт күрсәтә алмаганнар; даими карауга мохтаҗ бер яки берничә инвалидлары, шул исәптән, балалары булган гаиләләр ярдәм алачак. Билгеле, исемлектә - социаль адаптациядә кыенлыклар кичергән балалары булган гаиләләр; эшсез һәм яшәү-көнкүреш мөмкинлекләре булмаган кешеләр. Социаль хезмәткәрләр өйдә агрессия "хөкем сөргән" һәм хатын-кызлар һәм балаларга карата көч куллану очраклары теркәлгәннәргә дә ярдәм итәчәк. Наркоманнар, эчкечеләр, комарлы уеннар белән мавыгучылары булган гаиләләр дә игътибарсыз калмаячак.
- Социаль хезмәтләрне кемнәр бушлай алачак?
- Беренчедән, балигъ булмаган балаларга ярдәм итәчәкләр, икенчедән, гадәттән тыш хәлләр яки кораллы милләтара конфликтлар аркасында зыян күргән кешеләргә, өченчедән, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумының бер ярым дәрәҗәсеннән кимрәк гражданнарга киләчәкләр.
Кайбер социаль хезмәт учреждениеләрендә күрсәтелгән стационар хезмәтләр чыгарма булып тора.
- Кешеләрне бер нәрсә борчый: уңайлыкларга караганда, тискәре яклар булмасмы?
- Безнең барлык социаль хезмәт күрсәтүче учреждениеләр штат режимында эшләүләрен дәвам итә. Яңалыклар кертелүгә карап, социаль хезмәт алучы гражданнар алардан мәхрүм калмаячагын әйтеп үтәсем килә. Элек ничек булган да, хәзер ничек, дип бәяли башлау ихтималы булганга, законда булачак сизелерлек яңалыклар уңаеннан күчеш чоры нигезләмәләре дип йөртелүче пунктлар бар. Кыскасы, социаль хезмәтләр исемлеге, шартлары 2014 елның 31 декабренә кадәр булганнарыннан начаррак булмаячак. Яңа законны гамәлгә кертү барышында кайбер кимчелекләр, уңайсызлыклар булмый калмас анысы, әмма безнең хезмәткә мохтаҗ кешеләр тормышында ул берничек тә тискәре яктан чагылмас, дип уйлыйм.


2015 елның 1 гыйнварыннан " Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең төп нигезләре" дип аталган 442 нче Федераль закон көченә керәчәк. Анда түбәндәге хезмәтләр каралган: социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-педагогик, социаль-хезмәт, социаль-хокукый, тормыш эшчәнлегендә чикләүләре булган, шул исәптән, инвалид балаларның коммуникатив мөмкинлекләрен күтәрү һәм ашыгыч социаль хезмәтләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса