Яңа төр вирустан ничек сакланырга
Галина Игнатьева Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары.
Коронавирус пандемиясе вакытында берәүләр паникага бирелеп, кибет киштәләрен бушата, икенчеләр үзләрен тыныч тота һәм бәла урап узар дип өметләнә, өченчеләр бөтенләй дә бу хәлне кире кага һәм барысын да Ходай кулына тапшыра. Безнең республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. "Әлегә бернинди куркыныч та янамый, бу саклану чарасы гына", – дип халыкны тынычландырды ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
- Безнең районда бар да тыныч һәм тәртиптә. Аэропортлардагы барлык кешеләрне Казанда күзәтәләр. Әгәр кемнең дә булса авыру турында шик бар икән, мәгълүмат шунда ук безгә барып җитә. Аларны, гадәттә, 14 көнгә кадәр карантинга җибәрәләр. Бу чорда авыруны төгәл раслау өчен алар өч тапкыр коронавируска анализ тапшыра.
Коронавируска каршы көрәшкә һәрберебез үз өлешен кертә ала. Моның өчен үзеңнең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы карарга кирәк.
Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз, авызыгызга, борыныгызга яки күзегезгә кагылмаска тырышыгыз. Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар йөртегез һәм борыныгызны, авызыгызны һәрвакыт каплап йөрегез. Гади ютәлегез булса да, тирә-юньдәгеләрне саклагыз -маска киегез.
Эш урынын җыештырып торыгыз!
Чит илдә булмасагыз да, үзегезне начар хис итә башласагыз, ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.
Балаларга коронавирус профилактикасы турында сөйләгез. Гаиләгезнең һәр әгъзасында шәхси гигиена әйберләре булуында инаныгыз. Бүлмәләрне еш җилләтегез.
Коронавирус өлкән буын кешеләре өчен аеруча куркыныч, аларга урамга чыгарга һәм кеше күп булган урыннарга барырга киңәш ителми. Аларга якыннарының ярдәме һәм игътибары кирәк: азык-төлек, дарулар алырга, чүп-чар ташларга... Һичьюгында шалтыратып, аларның хәле турында сорарга - бу һәркайсыбыз эшләргә мөмкин һәм тиеш булган бурыч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа