Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яхшы юллар – авыл халкының иң зур хыялы

Авыл халкы өчен иң төп проблемаларның берсе - юллар. Бездәге юлларның сыйфаты, аннан да бигрәк аларның бөтенләй дә булмавы турында инде нәрсә генә язылмаган һәм әйтелмәгән. Кәвәл авылында яшәүчеләр буш сүзләрдән эшкә күчәргә булганнар. Алар, бөтен көчләрен һәм финанс мөмкинлекләрен җыеп авыл юлларының берсенә таш җәйгәннәр.

- Авыл халкы көче белән зират юлын ремонтладык. Безнең ата-бабаларыбыз әлеге юлдан мәңгелек йортларына озатылды, кайчан да булса бер һәммәбезгә дә шушы юлдан китәргә туры киләчәк. Шуңа күрә зират юлын тәртипкә китерү авыл кешеләре өчен зур әһәмияткә ия иде. Безнең авыл зур түгел, ул хәзер гөрләп яши, чәчәк ата дип тә әйтеп булмый, яшьләр аз. Шулай да, бүгенге көндә шәһәрдә яшәүче яшьләр туган авыллары турында онытмыйлар, чөнки монда аларның ата-бабалары, әти-әниләре җирләнгән. Без авылдашларга, дусларга мөрәҗәгать иттек, һәм һәркем әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертте, - ди Кәвәл авыл җирлеге башлыгы Илья Захаров.
Барлык авыл халкы, хәленнән килгәнчә, акча җыйган, булышкан. КамАЗларда Александр Казаков, Иван Карабаев эшләгән, беренче көнне Петр Котников үзе үрнәк күрсәтсә, икенче көнне аның улы Николай Котников килгән. Төягечләрдә Виталин Тукмаков, Иван Тукмаков һәм Виктор Казаков эшләгән. Анна Петрова әлеге эштә катнашучыларның барысын да кайнар ризык әзерләп сыйлаган. Кәвәл авылы кешеләре булышлык күрсәткәне өчен күрше Байкал авылында яшәүче Хәким абыйга да зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Үлеләрне искә алу көннәрендә зиратка күп кеше кайта. Язгы юл өзеклеге вакытында яисә яңгырдан соң, күпләргә машиналарын авыл кырыенда калдырырга һәм зиратка җәяү барырга туры килде. Хәзер исә анда пычракка батмыйча барырга була.
Төзүчеләр ремонт эшләрен төгәлләгән көнне бар авыл халкы - олысы да, кечесе дә бу эштә катнашучыларга зур рәхмәтләрен белдерергә җыелды. Бу вакыйга да юл төзекләндерүнең авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли. Дин тотучы өлкән яшьтәге хатын-кызлар юлны качманган су белән аруландырдылар, иман укыдылар һәм әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт әйттеләр.
- Бу эшне оештырганы, безнең барыбызны да берләштергәне өчен Илья Захаровка рәхмәт, - дип билгеләп үтте авылда яшәүче Радик Карабаев.
Кәвәл авылы кешеләре ел саен үткәрелә торган республика үзара салым җыю программасында да катнашалар. Быел җыелган акчаларны урамны яктыртуны модернизацияләүгә тотачаклар. Ә киләсе референдумда юлларны ремонтлау мәсьәләсен күтәрергә планлаштыралар. Сүз уңаеннан, бу август ае кечкенә авыл өчен вакыйгаларга бай булган: республика средстволары исәбенә Чуча-Кәвәл юлы аша үтүче суүткәргеч торба реконструкцияләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Кәвәл, юллар