Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне билгеләп үтелә

Без игенчеләрнең һәм терлекчеләрнең эш нәтиҗәләре турында белдек.

Безнең басуларда арыш, бодай, арпа, солы, борчак, кукуруз, рапс һәм башка культуралар үстерелә. Техник һәм бөртекле культуралар барлыгы 56,3 мең гектар мәйданны биләп торды. Инде алар җыеп алынды. Бары тик 1200 гектардан аз гына кимрәк мәйданда көнбагыш  җыеп аласы  калды.

Узган ел белән чагыштырганда бу сезонда бөртекле культураларның уңышы югарырак. Ул гектарыннан 31,2 центнер тәшкил итте.

- Гомумән алганда, һава торышы игенчеләр өчен уңай булды. Яз иртә башланды, көз дә матур һава торышы белән сөендерде. Җәен генә  ике айга якын яңгырлар булмады. Бу сабан һәм уҗым бөртеклеләренең уңышына бераз тәэсир итте, - дип билгеләп үтте Питрәч районы авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов.

Безнең районда барлыгы 95330 тонна ашлык суктырылган. Бер өлеше орлыкка, икенчесе - сатуга, өченчесе - фуражга. Азык җитәрлек әзерләнгән. Шартлы бер башка 36,3 центнер азык туры килә. Шуңа күрә дә маллар тук булачагын ышанып әйтергә була.

2021 ел уңышы өчен көзге арыш һәм бодай чәчелде. Алар 9369 гектар мәйданны биләп тора.

Терлекчелеккә килгәндә, безнең районда 9391 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 3742се  сыерлар. Биредә дә уңай күрсәткечләр күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда сөт җитештерү күләме артты. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә  һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләрдән тыш, ат, дуңгыз, сарык һәм кәҗәләр үрчетәләр. Сыйфатлы ит һәм сөт  нәкъ менә авылларда җитештерелә дә инде. Ә басуларда яхшы уңыш үстерелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса