Якшәмбе торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
“Аларның хезмәте олы рәхмәт сүзләренә лаек” Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне - бик күпләрнең һөнәри бәйрәме, алар көн саен безнең тормышыбыз уңайлырак булсын өчен тырыша. Ишегалды себерүчеләр, җыештыручылар, слесарьлар, сантехниклар һәм башка күп кенә профессионаллардан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый.
ТКХ хезмәткәрләре тәүлек буе эшлиләр. Алар күпләр әле йокыдан торганчы ук эшкә тотына, ә шулай да, кызганыч, башкаларга караганда ешрак тәнкыйтькә дә дучар була, югыйсә, алар рәхмәт сүзләренә дә бик лаек.
- Бу өлкәнең эше һәрвакыт күз алдында, аның хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре ярдәме белән безнең фатирларда су, ут һәм җылылык бар, аларның хезмәте нәтиҗәсендә без җыештырылган һәм ремонтланган подъездлардан, чиста тротуарлардан йөрибез, төзекләндерелгән ишегалларына чыгабыз. Торак-коммуналь хуҗалык проблемалары темасы шактый киң. Мөгаен, халыктан иң күп тискәре эмоцияләр юл хезмәтләре һәм ТКХ белгечләре адресына җибәрелгәндер. Тик үзегез уйлап карагыз: слесарьлар, диспетчерлар, бухгалтерлар - тармакның гади хезмәткәрләре безгә торагыбызда уңайлы шартлар тудыру, су һәрвакыт булсын, чүп-чар вакытында чыгарылсын өчен тырышалар, әллә ни зур хезмәт хакы да алмый алар. Ни генә дисәк тә, ТКХ өлкәсе хезмәткәрләре рәхмәт сүзләренә лаек, бигрәк тә һөнәри бәйрәмнәрендә, - дип билгеләп үтте районның ТКХ департаменты җитәкчесе Данис Хәмитов.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Питрәч районы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады.

«Сез Икътисад өчен дә, һәр кешенең көндәлек тормышы өчен дә бер үк мөһим булган уникаль тармакта эшлисез. Сезнең һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Сезнең намуслы хезмәтегез һәм югары шәхси җаваплылыгыгыз нәтиҗәсендә кешеләрнең уңайлы тормышы тәэмин ителә, дәүләт иминлеге нигезе булдырыла.
Сезнең эш нәтиҗәләрен республиканың һәр кешесе һәм кунагы күрә. Һәм без барыбыз да сезгә авыр хезмәтегез, шундый кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Тармак ветераннарына аерым рәхмәтемне белдерәм. Сезнең тәҗрибәгез һәм эшегезгә бирелгәнлегегез яшь белгечләр өчен яхшы үрнәк булып тора.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән, сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!» - дип мөрәҗәгать итте җылы котлау сүзләре белән Фәрит Мөдәррисович.
Кирәге чыкса дип районада эшли торган идарәче компанияләрнең телефон номерларын исегезгә төшерәбез, «Пестрецы» ИК 884367 3-16-12, «Уютный дом» ИК 8 902-711-72-02, «Эстейт» ИК 8843 208-57-77, «Веста+» ИК 906-326-07-77, «Актачы-К» ИК 8919 626-07-00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia