Якташыбыз иң яхшы гвардиячеләр арасында
Быел якташларыбызның берсе Айдар Цыкуновның Мәскәүдә Җиңү парадында катнашуы турында без инде язган идек инде. Без моңа бик шатландык һәм аңа хезмәтендә уңышларга ирешүен теләгән идек. Безнең теләкләр бик тиз чынга ашты.
Эш шунда, күптән түгел батальон һәм хәрби часть командирларыннан улларын яхшы тәрбияләгәннәре өчен Айдарның әти-әнисенә рәхмәт хаты килде. Айдар Балтыйк флоты диңгез җәяүле гаскәрләрнең 336 нчы аерым бригадасында хезмәт итә. Хатта Айдарның үз хәрби вазифаларын намус белән үтәве, үзенә билгеләнгән бурычларны яхшы башкаруы турында әйтелә. Моннан тыш, Айдар хәрби укуда зур уңышларга ирешкән һәм Җиңү парадына әзерлектә, аны үткәрүдә иң яхшы гвардиячеләр исемлегенә кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia