Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Янгында зыян күргән Питрәч гаиләсенә ярдәм кирәк

1 майда Питрәчнең Подгорная урамында янгын чыкты. Хәзерге вакытта аның сәбәпләре ачыклана.

Янгын нәтиҗәсендә ике фатирлы торак йорт тулысынча янып бетә. Йортта яшәүчеләр үзләре зыян күрми, ләкин бернәрсәне дә саклап кала алмайлар. Тагын шунысы кызганыч - йорт иминиятләштерелмәгән.
Зәйнуллиннар гаиләсе йортсыз калды. Аларның ике кечкенә балаларыбар. Шуңа күрә алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Финанс ярдәме район һәм профсоюз линиясе буенча да күрсәтеләчәк.  

Йортны торгызу өчен акча җыю игълан ителде.

Акчаны хуҗабикәнең 8-9274-27-01-08 телефонына беркетелгән картага күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса