Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ярдәм булса, авылда да эш гөрләп барачак

Без үзенең туган җиреннән ерак китмичә, туган районында үз эше белән шөгыльләнүче кешеләр турында күп язабыз. Андыйларга дәүләт тә ярдәм итә. Мәсәлән, Татар Тау Иленнән Ришат Булатов миллион ярым күләмендә федераль грант алуга ирешкән.

Татар Тау Иле авылында Ришатның әтисе Рөстәм Булатов мөгезле эре терлек симертү өчен ферма төзегән. Әмма хуҗалыкны тоту өчен күп көч таләп ителә, соңгы дүрт елда башлаган эшне аның улы дәвам итә. Ул тиешле белем – агроинженер белгечлеге алган. Әтисе аны һәрьяклап хуплый, аңа ярдәм итәргә тырыша.

- Ярдәм турында белгәч, ничек тә аны алырга булдым. Бу безнең өчен зур ярдәм, эшне киңәйтү өчен акча һәрчак кирәк, – диде Ришат. – Без бу акчаларга терлекләр сатып алдык инде, киләчәктә киң үсеш алырга өмет бик зур.

Бозауларны Питрәч хуҗалыкларыннан алалар. Хәзер гаилә фермасында илле баш мөгезле эре терлек асрыйлар, әлегә аларның яртысы иркендә йөри, ә калганнары – сыер абзарында, балансланган һәм тикшерелгән, дөрес туклану режимында. Көнгә бер терлеккә сигез килограммга якын махсус арпа боткасы, дүрт-биш килограмм фураж, мул итеп печән бирелә. Терлекләр бер көнгә берәр килограмм һәм артыграк та авырлык җыя. Ә унике-ундүрт айда үгез кирәкле авырлыгын туплап өлгерә.

Районның сәүдә үзәкләрендә сату өчен фермерлардан итне бик теләп алалар. Әмма Булатовлар биредә үк итне эшкәртү өчен зур булмаган цех ачарга телиләр, чөнки керем максималь дәрәҗәдә булсын өчен, мөмкин кадәр күбрәк җитештерү этапларын җәлеп итәргә кирәк. Шуның белән бергә, абзарны да ремонтлыйсы һәм киңәйтәсе, сыерларны йөз башка кадәр арттырасылары да килә. Шулай ук техника да чыгымнар зур. Иң соңгыларыннан – пресс-җыйгыч сатып алганнар. Фермер сүзләренчә, машина-трактор паркын яңарту – шулай ук бик мөһим чыгым, техника яңарган саен, аны ремонтлау өчен азрак средстволар һәм запчастьләр кирәк. Шул рәвешле, эшләргә җиңелрәк һәм нәтиҗәлерәк.

Терлекне симертүдән тыш, Булатовлар үз ихтыяҗлары һәм шулай ук сатар өчен азык әзерләү белән дә шөгыльләнәләр. Үзләренең һәм аренда алган 600 гектар җирләрендә алар печәнгә люцерна һәм бодай, арпа үстерәләр. Җир эшкәртәләр, уңыш үстерәләр һәм аны үзләре җыялар, кирәк булганда, берничә эшче яллыйлар. Аларда берничә трактор, йөк төягеч һәм хәтта комбайн да бар. Хәзер исә азык әзерләү тулы куәткә бара. Ришат үзе дә сезон буе хуҗалыкта эшли, кырлардан КамАЗда ашлык ташый. Аның эш көне иртәнге сәгать биштә башлана һәм караңгы кичтә төгәлләнә. Әмма максат, нәтиҗә һәм керем булганны күргәч, эш бик теләп башкарыла.

- Грант алу бик мөмкин, - дип билгеләп үтте яшь фермер, - әйе, һичшиксез, моның үз авырлыклары бар, бик күп кәгазьләр рәсмиләштерергә кирәк. Ләкин авыл хуҗалыгында тырышлык һәм хезмәттән башка берни дә булмый. Шуңа күрә, әгәр зур булмаган база, ферма, җир һәм аны эшкәртү өчен ниндидер техника булса, кешенең ниятләре җитди булуы, аның үз эшен башларга теләве һәм бирешмәячәге шунда ук аңлашыла. Ул чагында средстволар да бүлеп бирәләр. Бу юнәлештә генә эшләргә кирәк дигән сүз түгел бу, бакчачылык, яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә башларга мөмкин. Һичшиксез, мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгына мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса