Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ярдәм итү кыен түгел, катнашырга гына кирәк

Кешеләргә ярдәм итүче вакытын бушка уздыра, дип санаган танылган мультфильм герое. Әмма безнең республикада һәм районда аның белән килешмиләр.

Питрәчлеләр дә моны эш белән раслаудан туктамыйлар. Мәсәлән, алар ел саен "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН изге эшләр эстафетасы" республика акциясендә катнашалар. Безнең районда ул нәкъ тә хәзер, 25 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр үткәрелә.

Мәрхәмәтлелек атнасының һәр көне аерым темага - игелекле башлангычларга, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтүгә, туризм һәм туган якны өйрәнүгә, спортка, волонтерлыкка, экологиягә, гаиләгә, ветераннарга багышланган. Ләкин, иң мөһиме, планнар һәм исемнәр түгел, ә изге эшләр. Районның үзәкләштерелгән клуб системасы хезмәткәрләре дә аларны озакка сузмаска карар итте. Атнаның беренче көнендә үк алар "Яхшылык эшлә" хәйрия чарасын үткәрделәр.

- Бүген питрәчлеләр безнең белән бергә ял итеп кенә калмасыннар, шулай ук изге эшләр дә эшләсеннәр, бик яхшы кешегә, Шәле авылыннан булган район активисты Гөлназ Мөхәммәдияровага ярдәм итсеннәр өчен һәркемне бирегә чакырдык, - дип сөйләде клуб системасы методисты Ләйсән Сәгыйрова. - Ул талантлы яшь хатын-кыз, безнең "Без бергә" кебек чараларда һәрдаим катнашучы. Ләкин аралашу мөмкинлегенә ия булу, иҗат, безнең һәрберебезгә табигый булган яраткан эшләр белән шөгыльләнү өчен, аңа электроприводлы инвалид коляскасы кирәк. Коляска сатып алу идеясе бездә күптән түгел генә барлыкка килде, ә хәзер мөмкинлек тә туды. Бүген без отышсыз лотерея үткәрәчәкбез, сатылган билетлардан җыелган средстволарны Гөлназга тапшырачакбыз.

Ләйсән тагын шуны да билгеләп үтте: Гөлназ Мөхәммәдиярова өчен средстволар җыюда Питрәч эшмәкәрләре дә катнашкан. Аларның кайберләре башка ниятләнгән изге эшләрдә дә катнашачак. Боларның берсе - Балык Бистәсе районы, Корноухово авылындагы картлар йортына күчтәнәчләр алып бару булачак. Бүгенге көндә анда 40 әби һәм бабай яши.

Бу көнне Яшь өйләнүчеләр паркында, кызганыч, кеше күп җыелмады, әмма килүчеләрнең һәрберсе дә яхшы эшкә үз өлешен кертте.

- Без средстволар җыю турындагы мәгълүматны Интернеттан күрдек һәм балалар белән килергә карар иттек. Мондый бәйрәмнәргә еш йөрибез, ә бүген әле сәбәп тә булды - кешегә ярдәм итү. Бу искиткеч инициатива, - ди питрәчле Гөлназ Фәйзрахманова.

Район үзәгендә яшәүче Ирина Волкова да әлеге идеяне хупларга дип килгән:

- Без дә бу акция турында социаль челтәрләрдән укыдык һәм катнашыр өчен килдек - лотерея билетын сатып алдык, - дип билгеләп үтте ул. - Идея һәм яхшы кәеф өчен оештыручыларга рәхмәт.

Лотерея билетларын өлкәннәр генә түгел, шулай ук балалар да сатып алдылар. Бу көнне алар өчен паркта мавыктыргыч күңел ачулар - спорт уеннары һәм интерактив мәйданчыклар оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: мәрхәмәтлелек атнасы