ЯРДӘМ КИРӘК
Якташыбызга ярдәм кулы сузыйк
Редакциягә Әфганстан ветеранына ярдәм күрсәтүләрен сорап хат килде. Без әлеге хатны тулысы блән бастырырга булдык. Башкаларга ярдәм итәргә теләүче питрәчлеләр табылыр дип өметләнәбез. Шуны онытмасак иде, яхшылык җирдә ятмый бит ул, башкаларга ярдәм итсәң, ул сиңа меңе белән кире кайтачак.
"Хөрмәтле редакция!
Мин 57 яшьлек керәшен кешесе булам, ялгызым авыл җирендә яшим. Бер дә өйләнеп караганым булмады, балаларым да юк. Хәзерге көндә онкология чиреннән нурланыш курсларын үтәм. 1979-1981 елларда мин Әфган җирендә хезмәт иттем.
Хәрби бурычымны үтәп кайтканнан соң авылда калдым. Яши генә башладык дигәндә, бер елдан соң әти үлде. Әни һәм авыру сеңел белән калдым. 2008 елга кадәр колхозда эшләдем, зарланмадым. Әни 2014 елда үлде, сеңлемне башка авылга бүтән сеңел алды. Мин ялгызым югалып калдым. "Әфган акчасына" - пенсиягә яшәргә калдым, ул 2 мең 630 сум. Яшәгән өем дә үземнең исемдә түгел хәтта, ремонт кирәк, җиһазлар бик иске, карарга юньле телевизор да юк. 2007 елда өй эченә давыл кереп, барлык җиһаз, тәрәзәләрне ватып, өй түбәсен алып аткан иде. Шуннан бирле җиһазлар алырга мөмкинлек юк. Бүген колхоз җирендә эш тә юк. Эшсезләр биржасына теркәмиләр, Әфган акчасын аласың, диләр. Ул акчаны газга-утка түләргәме яки дарулар алыргамы? Инде менә үзем 3 айга якын сырхауханә юлын таптыйм. Тормышым тәмам тәмугка әверелеп бара. Миңа бик авыр, юлымда мәрхәмәтле кешеләр очрап, ярдәм итәргә теләүче табылмас микән? Әлегә мин сөйләшә дә алмыйм - яман чир иренемдә. Шуңа күрә энемнең хатыны Розаның телефонын язып җибәрәм. Миңа акчалата ярдәм итәргә теләгән кешеләр, зинһар, аңа шалтыратсыннар иде.
Розаның телефоны: 8-917-221-27-93.
Кибәч авылыннан Юнысов Петр Николаевич".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia