Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында...

Укытучылар көне – бөтенхалык бәйрәме, бу көнне остазларга олы ихтирам һәм ихлас рәхмәтләр белдерәбез. Педагог булу - ул сәләт, язмыш. Бары тик нәзакәтле, изге күңелле һәм зур белемгә ия булган кеше генә балаларга иң мөһим, әһәмиятле, кирәкле нәрсә – белем бирә һәм мәрхәмәтле сүзе, зирәк киңәшләре белән тормыш юлын сайлауда ярдәм итә ала. Педагоглар гомер-гомердән иҗтимагый тормыш үзәгендә, белем, мәдәният һәм югары рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып торалар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бүген без нәкъ менә шундый педагоглар турында сөйләячәкбез. Алар – гомере буе Питрәчнең беренче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Таһирә Батдалова һәм Шәле мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Җәләлиева.

“МИН БАЛАЛАРНЫ БИК ЮКСЫНАМ”
- Үземне хәтерләгәннән бирле, һәрвакыт укытучы булырга хыялландым, - диде Таһирә Фатыйховна.
Ә аны әтисе ягыннан якын туганы Сәрия Габделганиевна рухландыра, ул математика укытучысы була. Кыз апасыннан үрнәк алып, Казан педагогика институтына физика-математика факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, аны Чүпрәле районына җибәрәләр, анда Таһирә Фатыйх кызы ике ел укытучы булып эшли. Бервакыт ирен Питрәчкә эшкә чакыралар, тиздән гаиләсе шунда күчеп кайта. Таһирә Фатыйх кызы хезмәт эшчәнлеген безнең районда дәвам итә. Физика укытучысы өчен буш сәгатьләр булмый, шуңа ул яңадан әзерлек үтә һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы була. 38 ел эшләү дәверендә беренче мәктәптә 9 тапкыр класс чыгара. Бу вакыт эчендә аның укучылары югары уңышларга ирешкән, күбесе төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булган, ә укытучыга рәхмәт хатлары тапшырылган. Таһирә Фатыйх кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә һәм башка бик күп бүләкләргә ия. Лаеклы ялга ул берничә ай элек киткән.  
- Балаларны бик юксынам, аларны сагынам, - диде Таһирә Фатыйх кызы. – Әмма алар минем бик яхшылар, мине онытмыйлар. Күптән түгел минем соңгы чыгарылыш укучыларым бөтен сыйныф белән кунакка килделәр. Күптән укыганнар дә шалтыраталар, хәлемне белешәләр. Еш кына очрашулар оештыралар, элек мәктәпкә киләләр иде, хәзер өйгә киләчәкләр. Ә мин моңа шат кына, ишекләрем алар өчен һәрчак ачык.
Мин һәрвакыт эшкә бик теләп бардым. Әлбәттә, бу - авыр хезмәт. Балаларны яраткан кеше генә бу эштә эшли ала. Ә мин аларны бик яратам.
Һәр бала - уникаль, шуңа күрә индивидуаль якын килү кирәк. Балаларны икеле  һәм бишле билгеләренә генә укучыларга бүләргә ярамый, һәркемнең үз таланты бар, аларны ачарга һәм үстерергә генә кирәк. Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да тормышта югалып калмадылар, үз юлларын таптылар, хәзер төрле өлкәләрдә эшлиләр. Очраклы рәвештә очрашканда да, алар бик ягымлы. Әле дә хәтеремдә, хулиганрак балаларга күбрәк вакыт бирергә, аларның әти-әниләре белән тәрбияви әңгәмәләр үткәрергә туры килде. Әмма хәзер аларның миңа үпкәләмәвен, киресенчә, аеруча хөрмәт һәм рәхмәт белән карауларын күреп шатланам, - дип билгеләп үтте Таһирә Фатыйховна.
Эшендә аны һәрвакыт ире, мәрхүм Илдус Абдрахман улы хуплаган, районда аны күпләр белә. Ул беренче мәктәп директоры, аннан район халык мәгарифе бүлегендә мөдир булып эшләгән, шулай ук район башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган. Ирле-хатынлы студент елларында танышалар, бер курста укыйлар. Батдаловлар 20 ел бергә гомер итәләр, өч бала - Ләйсән, Эльвира, Ильясны тәрбияләп үстерәләр.
- Мин дөньяда иң бәхетле әби, сигез оныгым бар, - ди Таһирә Фатыйховна елмаеп.
Аларның иң олысы Фәргатькә 15 яшь. Ул төрле олимпиадаларда җиңүче, физика фәнен ярата. Ә икенче оныгым Булат мәктәп директоры булырга тели. Таһирә Фатыйх кызы үзенең бөтен буш вакытын аларга багышлый.
- Мәктәптән соң миңа киләләр, һәм без бергә дәресләр хәзерлибез. Төрле фәннәр буенча булышам, ә менә инглиз теле онытылды. Хәзер бу телне өйрәнү белән дә шөгыльләнәм. Акрынлап күнегәм. Ярый, балалар күңелсезләнергә ирек бирми, - диде ул.
Мәктәптә ул үзенә лаеклы алмаш калдырган – кызы Эльвира  быел беренче сыйныфны алган.
- Аңа яңа статуста ошый. Миңа киңәш һәм ярдәм сорап еш мөрәҗәгать итә. Яшь белгечләргә киңәшем шул - балаларны үзегезнекеләр кебек яратыгыз һәм аларга карата түземле булыгыз.
Бездән соңгы укытучыларга күпкә авыррак. Кырык ел элек балалар кәгазь бите кебек чиста иде, алар өчен укытучы бердәнбер белем чыганагы булып тора иде, ә хәзер Интернет, телевидение аша балалар бик күп кирәкмәгән һәм хәтта зарарлы мәгълүмат ала. Яхшыны начардан, файдалыны зарарлыдан аеру бик авыр. Биредә әти-әниләрнең катнашуы зур роль уйный. Укытучы һәм ата-ана арасында үзара аңлашу һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булганда, күпкә җиңелрәк, тынычрак, бөтен проблемаларны да хәл итеп була, - дип ышандыра Таһирә Фатыйховна.

“МИН УКУЧЫЛАРЫМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ”


- Мин һөнәрне очраклы гына сайламадым, - дип башлады сүзен Шәле урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Җәләлиева, - беренче укытучым, Зөлфия Мәннапова, безнең мәктәп укытучылары Элиза Садыйкова, Мәгъсүм Зарипов, Наилә Садыйкова, Фәйзерахман Габитов һәм башкалар минем өчен үрнәк булдылар. Мин аларга мәктәптә бик яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле.
Без дәресләрдән соң дуслар белән укытучы булып уйнарга, чәчәкләр үстерергә  һәм бакчада эшләргә яраттык. Ул вакытта инде миңа үсемлекләрнең ничек үсүләрен, чәчәк атуларын, тәмле җиләк-җимеш, яшелчә бирүләрен белү кызык иде. Мин үзем дә колхозчылар гаиләсендә үстем, әнием Сания Каюм кызы һәм әти Исмәгыйль Нурмөхәммәт улы гади колхозчылар иде. Алар эштә булганда өй эшләре минем өстә иде, мин укырга яраттым, миңа барысы да кызык иде, һәрвакыт барысына да вакыт таптым.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, балачак хыялын тормышка ашыру өчен Казан  дәүләт педагогика институтына, химия һәм биология факультетына укырга кердем.
1996 елда, институтны тәмамлагач, авыл хуҗалыгы академиясенә, гомуми химия кафедрасының өлкән укытучысы итеп эшкә  алдылар.
Әлбәттә, беренче вакытларда кыенлыклар булмый калмады,  чөнки мин күптән түгел генә студент булган кеше, укытучы булырга да өлгердем! Әмма, бер яктан, студентлар белән эшләү җиңел булды, алар укуга мотивацияләнде, чөнки алар үзләренә һөнәр сайлаганнар, димәк, белем алырга кирәк.
2003 елда тормышымда үзгәрешләр булды, авылдашым Илдар Җәләлиевка кияүгә чыктым, ә җиде елдан туган мәктәбемә, шулай ук биология һәм химия укытучысы булып эшләргә килдем.
Мәктәп коллективы бик бердәм, тату, монда нигездә безнең мәктәпне тәмамлаучылар эшли.
- Наилә Исмәгыйлевна, безнең өчен дә, укучылар өчен дә үрнәк, - диде үзенең хезмәттәше турында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзинә Кашапова.
Анда  яңа һәм кызыклы идеяләр туып кына тора,  без яшьтәшләр булсак да, без, хезмәттәшләре аңа киңәш сорап мөрәҗәгать итәбез. Ул беркайчан да баш тартмый, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Мәктәп территориясенә кергәч, матур почмак күзгә ташлана, анда җил тегермәне, пальма агачы һәм башка экзотика бар. Болар барысы да безнең Наилә Исмәгыйль кызы һәм аның укучылары  тырышлыгы нәтиҗәсе.
Өендә дә үсемлекләре күп, теплицасы бик зур, гадәттә ул  матур чәчәкләр үстерергә ярата. Менә шундый безнең хезмәттәшебез, ул һәрьяктан килгән.
- Безгә Наилә Исмәгыйлевнаның дәресләрне алып баруы бик ошый, - дип сөйләде беренче сыйныф укучысы Энҗе Гыймадиева. - Шуңа аның дәресләренә бик теләп йөрибез.
Җәләлиевлар гаиләсендә ике бала үсә, улы Илназ тугызынчы, кызы Илсөяр сигезенче сыйныфта укый.
Барлык мәшәкатьләргә дә карамастан, ул барысына да өлгерә, хәзерге  вакытта яңа йорт салалар. Йорт хуҗалыгындагы эшләрдә ире, балалары булыша. Наилә Исмәгыйлевна буш вакытларында рәсем ясарга, шашка, шахмат уйнарга, бакчада эшләргә  ярата.
Укытучыларның август киңәшмәсендә аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Ел саен район мәгариф бүлеге, хакимияттән грамоталар ала. Аның укучылары республика һәм район фән олимпиадаларында даими катнашучылар. Инсаф Кәримов химия буенча республика олимпиадасы призеры булды, Гөлназ Бикчәнтәева һәм Инсаф  йөзәр балл җыйдылар.
- Мин укучыларым белән горурланам, - ди Наилә Җәләлиева, - бу һөнәрне  сайлавыма беркайчан да үкенмәдем, мин мәктәптә эшләвем һәм балаларга белем бирүем белән бәхетле.
Ә укучылар, үз чиратында, шундый укытучылары булуы белән горурланалар гына.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса