Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Яшел аджика

Әлеге тәмләткечне ит, бәрәңге белән табынга бирергә, кәтлит һәм пилмән фаршына кушарга, карп балыгының эченә сөртеп пешерергә мөмкин. Аны ясауга ук кулланырга да мөмкин. Суыткычта сакларга киңәш ителә.

Кирәк

3–4 баш сарымсак, 3–4 суган, 3–4 яшел татлы борыч, 3 данә әче борыч, петрушка, укроп бәйләме.

Әзерләү

Барлык яшелчә һәм тәмләткечләрне иттарткычтан чыгарырга. 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5–1 чәй кашыгы уксус һәм 1 стакан үсемлек мае салырга һәм яхшылап болгатырга. Яшел аджиканы банкаларга салып, суыткычка куярга. Әлеге тәмләткеч тәмле генә түгел, бик файдалы да. Тик ашказаны-эчәк авырулары белән интегүчеләргә сак булырга киңәш ителә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар