Яшьләр, авылда каласызмы?
Ел саен июнь ахырында илебездә Яшьләр көне - иң энергияле, актив кешеләр, тормышта яңа мөмкинлекләр эзләүче һәм яңа юллар ачучылар бәйрәме, билгеләп үтелә. Яшьлек – зур хыяллар һәм кыю карарлар кабул итү чоры. Питрәчнең яшь кызлар һәм егетләрен, әлбәттә, шәһәрнең якынлыгы һәм аның мөмкинлекләре кызыктыра. Әмма туган җиребезнең хезмәт традицияләрен дәвам итүчеләр районның авылларында эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә аз түгел. Кадерле укучыларыбыз, без сезгә үзебезнең авылларда яшәүче һәм эшләүче иң алдынгы яшь белгечләр турында сөйләргә булдык, сезне киләчәгебезне үз кулларында тотып торчак кешеләр белән таныштырырга телибез.
"Мин үзем авылда яшәргә теләдем»
«Скорлупино»да бар халыкны шаккаттырган һәм сокландырган төрле төстәге чебешләрне хәтерлисезме? Бу могҗизаны кем тудырганын беләсегез киләме? Таныш булыгыз, Энҗе Зөфәр кызы Сәйфетдинова, ул «Ак Барс» кошчылык комплексы ҖЧҖ инкубаторы җитәкчесе.
Кибәк Иле авылында туган. Аңлавыгызча, авылда яшәүнең нәрсә икәнен ишетеп кенә белми.
- Мин шәһәрне яратам дип әйтә алмыйм. Авылда яшәячәгемне һәм эшләячәгемне һәрчак белә идем. Шуңа да мәктәпне тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгы академиясенә укырга кердем, инженер-технолог белгечлеге алдым. 2006 елда кошчылык фабрикасына эшкә килдем, башта эшкәртү цехында эшләдем. Соңрак инкубаторга – яңа тормыш барлыкка килә торган урынга, күчтем. Хәзер минем төп бурычым – сәламәт чебешләр чыгуны тәэмин итү. Көнгә без 150 меңгә якын йомырка салабыз, аннары атнага дүрт тапкыр 140 меңгә якын тәүлеклек чебешләр чыгарабыз. Сыйфатлы яшь чебешләр алу өчен технологиянең барлык төп параметрларын да төгәл үтәргә кирәк. Биредә температура да, дымлылык та, һава йөреше дә бик зур роль уйный, - дип яратып сөйли үз һөнәре турында Энҗе.
Кошчылык фабрикасында заманча инкубатор, Бельгия җайланмасында эшлиләр, ул инкубациянең барлык процесслары белән идарә итәргә мөмкинлек бирә.
- Әйтик, бүген кичке биштә йомыркаларны салсак, мин 21 көннән иртәнге сәгать дүрттә чебешләр чыгачагын төгәл беләм, - диде ул.
Цехта 36 кеше эшли. Аларның үзара киңәшләшеп, көйле эшләүләре аркасында монда беркайчан да өзеклекләр дә, көтелмәгән хәлләр дә булмый.
- Һәр белгечкә ышанам, аларны бик яхшы беләм, шуңа күрә дә рәхәтләнеп эшлим. Вакыт бер урында гына тормый, кошчылык та үсә, шуңа күрә без даими рәвештә белемнәрне арттырабыз. Хәзер мин Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында укыйм. Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә семинарларда еш катнашабыз. Безнең тәҗрибәбезнең дә кызыксыну уятуы сөендерә. Безгә Бразилия, Филиппин, Бельгия, Финляндиядән кошчылар килә. Үз эшемне, авылымны бик яратам, - ди яшь белгеч.
«Чит җирдә солтан булганчы...»
Радик Кәримов, 28 яшь. «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ производствосында инде биш елга якын хезмәт куя. Ленино-Кокушкино авылында туган, шунда ук үзенең һөнәри эшчәнлеген дә дәвам итә.
Гап-гади, әмма бик тату гаиләдә үскән ул. Абыйсы Казан шәһәренә эшкә китсә дә, Радик үзенең туган төбәгендә калырга кара иткән. Үзе турында тыйнак кына: «Кайда туган, шунда кирәге дә чыккан», - ди. Университет тәмамлаган һәм армиядә хезмәт иткәннән соң, ул кайда эшкә урнашырга икән, дип шактый уйланган. Көннәрнең берсендә барысы да җиңел генә хәл ителә дә куя. Аның кошчылык фабрикасы үзенең зур гаиләсенә кабул итә, бүгенгә кадәр ул шунда эшли. Белгечлеге - терлек азыгы буенча зоотехник.
- Эшем әзер продукцияне вакытында предприятиегә китереп һәм аны корпуслар буенча таратудан гыйбарәт. Безнең белән турыдан-туры эшли торган завод бар. Эшем ошый, мин монда күп нәрсәләргә өйрәндем. Моннан тыш, хәзер мин белгечлегем буенча кабат уку үтәм. Мин эшкә урнашканда, әлбәттә, кыенлыклар да булмый калмады. Әмма бу мине беркайчан да туктатмады, теләсәң, бар эшкә дә өйрәнергә була, минемчә, - диде Радик.
Район үсә, балалар кебек үк олылар өчен дә ялларын файдалы һәм күңелле үткәрү мөмкинлекләре арта бара. Сайлау мөмкинлеге алай ук зур булмаса да, Радик үзенә хобби да тапкан.
- Һәркемнең үз кызыксынуы, яраткан шөгыле була, минем өчен бу - футбол. Питрәчтә яшьләр лигасы бар, анда без чыгыш ясыйбыз, мин Ленино-Кокушкиноның легендар «Аякс» командасында уйныйм. Әлбәттә, бу юнәлеш әлегә яшь футболчылар энтузиазмында тора, әмма бу безгә бер-бер артлы җиңүләр яуларга комачауламый. Казан лигасында да чыгыш ясыйбыз. Шушы көннәрдә Казанның «Дубрава» клубы белән уйнадык, җиңеп кайттык. Мин әле өйләнмәгән, әмма гаилә корырлык ярны тиздән очратырмын дип өметләнәм, - дип планнары белән уртаклашты ул.
«Бөтен гаиләбез эше»
Евгений Коробочкин Ленино-Кокушкино авылында туган. Җирле лицейда «Механик» белгечлеге буенча белем алган. Ә авыл хуҗалыгы институтында 6 ел укып, «Инженер-механик» һөнәрен үзләштергән. 2007 елда кошчылык фабрикасында кошлар тора торган урыннарны әзерләү цехына механик булып эшкә урнаша.
Сүз уңаеннан, кошчылык фабрикасында гигиенаны югары дәрәҗәдә тоту - бик мөһим фактор, бу кошларның иминлеген тәэмин итә. Гигиенаның югары стандартлары төрле авырулар таралу куркынычын киметергә булыша.
- Минем эшем биналарны әзерләүдән гыйбарәт, ягъни без кошлар абзарын чистартабыз, юабыз, - дип сөйләде ул.
Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, Женя бик тар белгечлек буенча эшли, алар эшли торган супер заманча техниканың телен ул гына яхшы аңлый.
Евгений әлеге фабрикада эшләүчеләр династиясе вәкиле.
- Институтны тәмамлаганнан соң кая барырга дип озак уйлап тормадым. Чөнки бөтен гаиләбез
биредә эшли. Әти – слесарьлар бүлеге башлыгы, әни - цех җитәкчесе. Энем
минем белән бер бригадада эшли, ул безнең цех бригадиры, ә мин җиһазлар буенча механик.
Әлбәттә бу вазыйфага эшкә урнашуга ук килмәдем. Озак вакытлар гади эшче, слесарь булып эшләдем. Акрынлап мин карьера баскычыннан өскә күтәрелдем һәм хәзер белгеч-механик булып эшлим, - ди Евгений үзе турында тыйнак кына.
Эштән соң ул йорт хуҗалыгы белән шөгыльләнә, ә мавыгуларына килгәндә спортның гадәти булмаган төрен - өстәл теннисын яратуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа