Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьләрнең чабасылары килми, ахры

Ленино-Кокушкино авылында мәктәп укучылары һәм җирле техникум студентлары арасында традицион эстафета булып узды. Ул Владимир Ильич Ленинның 144 еллыгына багышланган иде.


Әлеге эстафета ел саен Ульянов-Ленин туган көнне үткәрелә. Әгәр элек биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашкан булса, хәзер...
Бик кызганыч, районның күп кенә мәктәп командалары ярышларга битараф калган. Бу көнне антирекорд куелды - эстафетада бары дүрт команда катнашты. Ә техникумнан егетләр генә килгән иде. Узган ел сигез команда катнашкан булган.
Ә ярышта катнашкан командалар бик яхшы әзерләнеп килгән иде. Алар шуңа да куанычлы нәтиҗәләргә иреште. Әмма тагын бер уңайсызлык килеп чыкты. Командаларның бердәй спорт формалары юк иде. Шуңа да яшь спортчылар эстафета таякларын тапшырганда буталды.
Ярышны кызлардан башладылар. Алар 4х100 метрга йөгерде. Монда Ленино-Кокушкино кызлары җиңеп чыкты. Финиш сызыгын икенче булып Шәле кызлары үтте. Ә өченче булып Татар Тау Иле кызлары килде.
Аннары шул ук дистанциягә егетләр чыкты. Монда Шәле егетләре җиңде. Татар Тау Иле командасы финишка килеп җиткәндә генә, техникум егетләрен узып китте һәм 2 нче урын яулады. Ярышларны катнаш эстафета тәмамлады. Монда кызлар да, егетләр дә йөгерде. Алар 4х100, 3х150 һәм 1х200 схемасы буенча чапты. Әлеге катлаулы дистанцияне шәлеләр бик тиз узды. Алар янә 1 нче урынга чыкты. 2 нче урында Татар Тау Иле командасы, 3 нче урында - ленинококушкинолылар.
Төп приз - күчмә кубок - Шәле командасына насыйп булды. Аларның тренерлары - Илфар Зәйнетдинов һәм Рамил Хасянов. 2 нче урында - Татар Тау Иле командасы, 3 нче урынны хуҗалар алды. 4 нче урында - техникум.
Алда яңа стартлар көтә. Спорт мәйданчыкларына тагын да күбрәк яшь спортчы чыгуына ышанып калабыз. Чөнки җиңел атлетика өчен махсус спорт җиһазлары кирәкми. Ә форма өчен күп акча таләп ителми.
Бик тиздән, быелның сентябреннән, Россия Президенты Указы нигезендә ГТО нормаларын тапшыру гамәлгә керәчәген дә искәртеп кую артык булмас. Яшь буын нык һәм сәламәт булып үсәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса