Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшүсмерләргә үзләрен аңларга ярдәм итә торган фильмнар тәкъдим итәбез

Әлеге язмада яшүсмерләр турында фильмнар исемлеген әзерләдек.

Гадәттә, үсмер чакта аңлашылмаучанлык, бәхәс, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләр бозылу күзәтелә. Өлкән яшьтәгеләр яшүсмерләргә үзләрен аңларга ярдәм итәргә, аларны киңәшләр белән дәртләндерергә тиеш. Ләкин кайвакыт аларның сүзләрен тыңлыйсы да, ишетәсе дә килми. Аның каравы яшүсмерләр үзләрен кино аша яхшырак аңлый алачак. 

Бунтарка/Moxie (2021)

Кечкенә генә шәһәрдә укучы кыз Вивиан яшьтәшләренең үзләрен тиешенчә тотмавыннан туя. Кыз әнисенең үткәне белән илһамланып, мәктәптә феминистлар революциясе оештыра.

Светлячок (2021)

Бу Россия яшүсмерләр драмасы авыл кызының шәһәргә күчеп, элиталы мәктәпкә эләгүе турында сөйли. Света башка укучыларга охшамаган, аның гадилеге сыйныфтагы тормышны үзгәртергә сәләтле. Җәмгыятьнең булачак “элитасы” үзләренә читтән карап, бик үк яхшы булмаган сыйфатларын ачыкларга мәҗбүр була.  

Все радостные места/All the Bright Places (2020)

Кешеләр арасында үзеңне ялгыз хис итү турындагы яшүсмерләр драмасы бу. Вайолет сеңлесенең үлемендә үзен гаепләп яши. Бервакыт түзә алмыйча үз-үзенә кул саларга була. Шул вакытта мәктәпнең хулиганы, кире кагылучысы Тео кызны коткарып калып, аның газапларын җиңеләйтә. Чынлыкта исә бу очрашу яшүсмерләрнең икесен дә коткара.

Хорошие мальчики/Good Boys (2019)

Алтынчы сыйныфта укучы өч малайның тизрәк үсәсе, зурлар кебек яшисе килә, һәм алар текә кичәгә барырга җыена. Шулай итеп, малайлар Сан-Фернандо үзәне буйлап акылсыз сәяхәткә китә. Нәрсәләр майтаруларын карагач белерсең.

Восьмой класс/Eighth Grade (2018)

Сигезенче сыйныфта укучы Кайла Дэй YouTubeта ышаныч һәм үз-үзеңне бәяләү турында канал алып бара. Кыз видеолар төшерә, үзе кебек үк  яшүсмерләргә ярдәм итмәкче була, әмма аларны беркем дә карамый. Мәктәп, яшүсмерләр һәм үсмер чорның катлаулылыгы турындагы әлеге фильм сиңа күп сорауларга җавапны табарга булышачак.

Уроки вождения/Driving Lessons (2006)

Бен – дини һәм кырыс ата-ана баласы. Егет аларны тыңлап, чиркәүгә йөри, балалар спектакле куелышында катнаша һәм машина йөртергә өйрәнә. Тик аның күңелендә нәрсә бар икәнлеге беркемгә дә билгеле түгел. Бервакыт ул өлкән яшьтәге үзенчәлекле һәм сәер актриса белән таныша.  Актриса егеткә тормышта иреклек төшенчәсенең мөһим булуын аңлата. 


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса