Язгы кыр эшләре башланырга да күп вакыт калмый
Кышның соңгы ае да ахырына якынлашып килә, район аграрийлары алдагы чәчү сезонына зур планнар кора. Район территориясендә эшләүче барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре район башлыгы Эдуард Дияров белән язгы чәчүгә планнары буенча фикер алышты.
Авыл хезмәтчәннәре өчен иң дулкынландыргыч һәм җаваплы чор - язгы кыр эшләре якынлаша. Авыл хуҗалыкларында эш бер көнгә дә тукталып тормый. Аграрийлар уңышны җыеп алганнан соң ук техника ремонтына кереште. Бүгенгә ремонт эшләре ахырына якынлашып килә. Тешле тырмалар, лущильниклар, бәрәңге утырткычлар чәчүгә йөз процент әзер. Барлык чәчкечләрнең, дисклы тырмаларның һәм культиваторларның 91 проценты ремонтланган, хәзер тракторлар, катнаш агрегатлар, дискаторлар һәм башкалар ремонтлана. Ә район хакимиятендә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре чәчүгә үз планнарын тәкъдим итте.
Консультациягә һәр хуҗалык аерым чакырылды, чөнки аларның проблемалары төрле.
Мондый мөһим эш алдыннан барысын да исәпкә алырга кирәк: кайда нәрсә, нинди күләмдә хәл ителәчәген барлык эшләрнең төгәл исемлеген ачыкларга, чәчүдә катнашачак кешеләрнең һәм техниканың төгәл санын билгеләү мөһим.
- Без язгы кыр эшләре башланганчы һәр кырның торышын, эшне ничә көндә башкарып чыгачакны, язгы кыр эшләрендә күпме механизатор катнашачагын төгәл беләчәкбез, - диде белгечләр. - Барысын да төптән уйлап, төгәл исәпләп планлаштыруга да карамастан, эш барышында үзгәрешләр кертергә туры килә. Барысына да әзер булып торырга кирәк, һава шартлары бозылырга, кеше авыртып китәргә, техника ватылырга мөмкин. Бу вакытта барыбер оператив рәвештә үзгәрешләр кертми мөмкин түгел. Шулай да төп моментларны бүгеннән билгелибез, - дип сүзен дәвам итте ул.
- Хәзер без техник культураларга зур игътибар бирә башладык, быел традицион бөртекле культуралар белән беррәттән көнбагыш, кукуруз, рапс чәчәчәкбез. Узган ел әлеге культуралар өчен үзебезнең чәчүлек мәйданнарын киңәйттек, - диде "Рацин" агрофирмасының аудит һәм нәтиҗәле үсеш бүлеге башлыгы Илнур Шәйхразиев:
- Чәчү алдыннан иң мөһим нәрсәләрнең берсе - бу чәчүлек материалларын сайлау, - дип билгеләп үтте "Россельхозцентр" идарәсенең Питрәч район бүлеге башлыгы Геннадий Орлов. - Шуңа күрә барлык орлыклар шытым, үсеш көче, энергиясенә мәҗбүри тәртиптә лаборатор тикшерү үтәргә тиеш. Хәзерге вакытта орлыкларга чәчү алды тикшерүе үткәрелә. Узган еллар белән чагыштырганда орлыкларның зарарлануы зур түгел, - диде ул.
Орлык фондын яңарту буенча "Газовик" ҖЧҖ, "Рацин Шәле" ҖЧҖ һәм "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә зур эш башкарылды, ә фермерларга бу эшне башкарасы булачак. Бүгенге көндә чәчү өчен 104 процент орлык салынган.
Район башлыгы катнашында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре бик күп мәсьәләләр буенча фикер алышты, язгы чәчү турында гына түгел, ә сыерлар өчен азык турында да сөйләшү булды. Район башлыгы савымнарны арттыруга зур игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте.
- Әгәр дә табыш китерерлек итеп эшләргә телибез икән, азык хәзерләү турында бүгеннән уйлый башларга кирәк, - диде "Рацин" агрофирмасы агрономы Виктор Ефремов.
- Елына бер сыердан 5500 килограмм савым алу планы бар. Ә савымнар турыдан-туры сыерларны ашату рационына бәйле. Шуңа күрә бүген аграрийларга борчак, кукуруз чәчәргә тәкъдим ителде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров.
Аграрийлар планында төп пунктларның берсе - уртак тырышлык белән югары уңыш алуга ирешү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа