Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Язмыш аны һәрьяклап сынаган

Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Безгә Чыты авылыннан Мәсәния Шәмсетдинова хат юллады. Анда ул әтисе Галиев Котдус Гали улы турында сөйли.

“Минем әтием Галиев Котдус Гали улы 1909 елның 26 декабрендә Теләче районы Олы Нырсы авылында дөньяга килә. Әтиемнең балачагы ятимлектә уза. Алар 2 бала, әтием һәм сеңлесе Хәдичә була. Аларның әти-әнисе бик яшьли үлгән. Әтием 3 яшьтән әнисеннән, 5 яшьтә әтисеннән кала. Әнисе үлгәч, әтисе өйләнә, йортка үги әни килә. Үги әни бик каты бәгырьле кеше була. Әтиләре үлгәч, әбиләре белән 2 баланы өйдән куып чыгара. Алар белән әтиләрендә әнисе дә бергә яшәгән була. Алар Мәгърифә әбиләре тәрбиясенә калалар. Әбиләре дә карт, авырту була. Алар өчәүләп иске генә бер ташландык йортта яши башлыйлар. Әбигә тормыш алып бару, җан асрау бик авыр була. Әби балаларның тамагын туйдырырга бераз акча юнәтү нияте белән Казанга, базарга бәрәңге сатарга бара, балаларын да үзе белән алып бара. Базарда сеңлесе Хәдичә туалетка кыстала, әбисе: “Әнә тегендә лареклар артына барып утыр”, - дип күрсәтеп җибәрә. Кыз кире әбисе янына килә белми, адаша, әбисен таба алмыйча елап, эзләп йөргәндә, аны приютка балалар җыя торган машинага утыртып, алып китәләр. Озак килмәгәч, абыйсы сеңлесен эзләп китә, “Хәдичә”, - дип кычкырып сеңлесен эзләп йөргән чакта, абыйсын да бер машинага утыртып приютка озаталар. Әбиләрен картлар йортына алып китәләр, шул килүләреннән алар башка туган авылларына әйләнеп кайта да, күрешә дә алмыйлар. Өчесен өч җиргә алып киткән булалар. Әбиләре балаларын югалткан кайгы-сагыштан үлә. Малай үсә төшкәч, Казанда әнисенең ике туган Хәйретдин исемле абыйсы барлыгы исенә төшә һәм приюттан качып китеп, шул абыйсын эзләп таба. Абыйсы аны жәлләп үзенә сыендыра. Үзе эшкә киткәндә аңа дәресләр биреп китә, укырга өйрәнсен, дип китаплар сатып ала торган була. Ул бик зирәк була, үзлегеннән укырга-язарга өйрәнә. Тора-бара абыйсының балалары да үсеп җитә. Ул 10-12 яшьләрендә кире авылга кайтып, байларга ялланып, хезмәтче булып көн күрә башлый. Әти-әниле балалардан калган иске, тишек, баусыз чабаталар киеп, оекбаш урынына, аягына гәҗит чорнап, көтү көтә. Гәҗит ертылып аякларым туңып, өшеп бетә торган иде, - дип безгә сөйли торган иде, балачакта күргән авырлыклары турында. Үсә төшкәч, сыеныр урын эзләп, яңадан Казанга китә, тагын шул ике туган абыйсына килеп егыла ул. Үсмерне язмыш кайда да колач җәеп каршы алмый, ул бик ямансулый Казанда, ата-ана назын тоеп карамаган балага, кеше ишегендә йөрү бик авыр була, ике туган абыйлары караңгы чырай күрсәтмәсәләр дә, җиңгәсе дә жәлли аны якын итә, үз балаларыннан аермый, тагын кире авылга әйләнеп кайта, туган авылында эшли башлый. Аннан егет буй җитә, туганнары аны башлы-күзле итү турында уйлый башлыйлар, үзенә бер тормыш булыр иде, һаман кеше ишегендә йөргәнче, диләр. Ире үлгән бер балалы Минҗамал исемле хатын белән таныштыралар. Алар никах укытып бергә яши башлыйлар. Малик исемле малайлары туа. Шулай матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Аңа ул вакытта 31 яшь була. Аны сугышка Теләче хәрби комиссариатыннан алалар. Ул Киргинский кызыл армиясендә, хәрби-диңгез флотында, чик буе һәм эчке гаскәрләрдә НКВДда, 1941 елның 3 сентябреннән 1944 елның 23 июненә кадәр сержант булып хезмәт итә. 1944 елның 14 гыйнварында бик каты яралана «полевые ранение» ала. Сул як «оча-бот сөяге һәм тез буыннары» яралана, хәрәкәтләнә алмый. Ул 1944 елның 13 февраленнән 13 июненә кадәр 2133 нче номерлы эвако-госпиталендә дәвалана. 1944 елның 23 июнендә аны яралы булу сәбәпле, хәрби хезмәттән азат итәләр. Аңа 1944 елның 1 декабрендә Теләче районы хәрби комиссариатында «Хәрби бурычтан азат итү турында» дигән бессрочный 62 нче номерлы таныклык бирәләр. Аны Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден медальләр белән бүләклиләр. Алар арасында "Кызыл Йолдыз", «Кутузов» ордены, Жуковский, Германияне җиңгән өчен, юбилей медальләре һәм тагын башка төрле орден, медальләре була, бөтенесе дә сакланмаган. Без ул орден, медальләрне, әти үлгәч, авыл клубына бирдек, “Стенд төзибез”, дип сорап алдылар һәм ремонт вакытында югалтканнар.
 Әтинең шундый кадерле, зур, истәлекле бүләкләрен, әти төсе итеп саклый алмадык. Әти сугышта алган яраларыннан 57 яшендә, 1967 елның 26 июлендә, Иске Йорт авылында вафат булды. II группа сугыш инвалиды иде. Сул аягының орчык сөяге яраланган, тездән сул аягы бөгелми иде. Аларга ул вакытта, үзләре исән чакта, хәзерге сугыш ветераннары кебек, хөкүмәтебез тарафыннан кадер-хөрмәт тә җитеп бетми, чөнки, алар ул вакытта бик күп иделәр. Әти сугыштан соң гаиләсе янына Олы Нырсы авылына кайта. Үзләренең Теләче районында иминият агенты булып эшли башлый. Район үзәгенә йөреп эшләгәч, йорт эшләрендә хатынына булыша алмый. Ул вакытта транспортлар булмый, җәяү йөреп эшләгәч, соң кайта, кайчакта, вакыт соң булгач, кунып та кала торган була. Шуннан тормышлары бозыла. 1945 елны аны юллама белән Питрәч районына иминият агенты итеп эшкә җибәрәләр. Аны безнең Иске Йорт авылына агент итеп билгелиләр. Анда аны бер ялгыз әбигә фатирга урнаштыралар. Элек авылларда кич утыру, аулак өйләр була. Кич эштән соң кызлар кул эшләрен алып, кич утырырга җыелалар, әти дә егетләр белән бергә, кызлар янына кич утырырга килә. Шунда әни белән танышалар һәм озак та йөрми өйләнешәләр. Әти әнидән 15 яшькә олырак, әнигә әле 20 генә яшь була ул вакытта, әти бик чибәр була, егет эшне тиз тота, кыз да портфель тотып килгән (начальник) егеткә каршы килми, ризалыгын бирә. Ул вакытта сугыштан соң егетләр әз, күбесе инвалид була. Әнинең әти-әниләре начальник кеше бүген монда, иртәгә тегендә, кая жибәрәләр, шунда китә торыр урыны да юк, - дип каршы килсәләр дә, мәхәббәтләре көчле була, кыз да егетне ярата, алар өйләнешәләр. Әни дә, әти-әнисенә җавап итеп: «Ире ир булсын, идәне җир булсын», - дип җавап кайтара. Сугыштан соң, укыган кеше, дөресрәге, укый-яза белүчеләр, язу танучылар әз була. Безнең әти махсус белеме булмаса да, бик башлы, грамотный, анын бары үзлегеннән өйрәнгән 4 класс белеме була. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итмәсеннәр, бөтен кешенең язу-сызуын юллап бирә ул. Гаризалар язарга булыша. “Өендә 10 класс белемле балалары булса да, гариза яздырырга миңа киләләр иде”, - дия торган иде әти. Ул кешегә бик мәрхәмәтле, игелекле була. Үзе ятим, нужада үскәч, кешене бик жәлли. Сугыштан соң заем, төрле салымнар җыю күп була, бу эшләрнең барысын да әтигә йөклиләр. Авыл Советында счетовод-кассир булып та эшли әти. Мин дә әтием юлыннан киттем, 14 ел авыл Советында хисапчы, 20 ел секретарь булып эшләдем. Алар әни белән 22 ел гына бергә яшәп калалар. Әни 42 яшендә, без - 4 кыз бала белән тол кала. Тагын 4 баласы яшьтән 2-3 яшь вакытта үләләр, әтием исән чагында. Әтием үзе исән чагында бала югалту ачысын да татый, шулай булсада тормышыннан канәгать булып, шөкер итеп яшәде. Шул кадәр ятимлекне, балачактан тормыш ачысын татып үссә дә, шушы тормышыма меңнән мең шөкер”, - дип әйтә иде. Әти үлгәндә мин эшкә урнашып, 1 генә ай эшләп калдым. Почта начальнигы белән сөйләшеп эшкә дә әтием урнаштырган иде мине. Әти группада булгач, пенсия дә алды, эшләде дә. Пенсия алган көнне, безгә сумка тутырып, тәм-томнар алып кайта иде. Мәрхүм әни, «алар кечкенә түгел инде хәзер, прәннек-печенье ашарга, акчаны бүтән кирәк-яракка тотарга кирәк”, - дисә дә, әти: “Ашасыннар, әнисе, айга бер тапкыр булса да, бүген алар өчен бәйрәм, акча алган көн. Үзем бала чагымда прәнник, конфетның тәмен дә белмәдем, күрмәдем дә, ипигә дә туймадым ул чакта, хәзер булсада кирәкми инде ул миңа, балаларым ашасын. Аларның ашаганын карап, яшь чакта, үзем ашаган кебек хис итим әле», - ди торган иде. Үзенең күзендә яшь, шул чакларны искә алып аек көе елый иде, мәрхүмкәем. Балаларым тук, бәхетле, әти-әниле, тигезлектә үссеннәр, - дия иде. Ачлык, юклык балачакта үзәгенә үткән инде аның. Мин шундый әтием булуы белән чиксез горурланам. Ул безне ач-ялангач итмәде, кешедән кактырмады-суктырмады. Жиңү бәйрәме көнне, үзенең бала чакта, сугышта күргәннәрен, авырлыклары турында елый-елый сөйли иде. Үлемсез полк сафында әтиемнең портретын тотып ел саен кызым горурланып район урамнары аша уза”.


Хөрмәтле питрәчлеләр, хәтер акциясендә катнашу өчен гаиләләрегездәге геройлар турында язмаларыгызны “Редакциягә" тамгасы белән ТР, Питрәч авылы, Совет урамы, 34 нче йорт адресы буенча юллагыз яки algared@yandex.ru электрон адресына җибәрегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса