Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Әйләнә-тирәдә чиста булганда, күңел дә сөенә

Быел яз озак, көттереп кенә килде. Җылы кояшлы көннәр җитүгә, кар эреп юкка чыкты. Җир өстендә бары тик кышкы чүп-чар калкып чыкты. Һәм район башкарма комитеты территорияләрне санитар чистарту буенча традицион икеайлык игълан итте.

Һәр ел саен районда яшәүчеләр,  предприятие, учреждение, коллективлары, яшьләр,  яшүсмерләр һәм балалар  көче белән  төзекләндерү буенча гомумрайон икеайлыгы үтә. Бу вакыт эчендә  барлык ишегаллары территорияләре, яшел зоналар, халык күпләп җыела торган урыннар, бакча, парк һәм сквер территорияләре пычрактан һәм чүп-чардан чистартыла. Бигрәк тә  урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга зур игътибар бирелә.

Үз практикабыздан күренгәнчә,  безнең идарәче компанияләр хезмәткәрләре һәм урам себерүчеләре (алар бик аз)  урамнарны, ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын  тулысынча кышкы чүп-чардан җыештырырга өлгерми һәм бу мөмкин дә түгел. Шуңа күрә ишегалларын һәм йорт биләмәләре территорияләрен чүп-чардан чистартуга питрәчлеләр дә кушыла. Идарәче компания аннан соң штат режимында, үзләренең эш графиклары буенча без урнаштырган тәртипне карап, тәртиптә тота. Ә аларның эшләре һәрвакыт җитәрлек, җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста” дигән әйтем бар бит, ә бездә әлегә киресенчә. Гадәттә, яхшы урам себерүчеләр булган җирләрдә генә  чисталык хөкем сөрә. Ә бит һәммәбезнең дә төзек, җыештырылган территорияләрдә чиста һәм матур урыннарда яшисе килә. Шуңа күрә  өмәләрдә  катнашучылар  күбрәк булса, яхшы булыр иде.

Өмәләргә, беренче булып, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре чыга, бүгенге көндә алар  үз территорияләрен себерергә, чүп-чардан, яфраклардан чистартырга, бордюрларны агартырга өлгергәннәр. Белгәнебезчә, “Айгөл” балалар бакчасында  капиталь ремонт  узган язда ук тәмамланган иде инде, ә бина фасады көзен генә якты матур төсләргә буялды. Файдаланылган  кирпечләр, ком бакча янәшәсендә кышларга калды.  Балалар бакчасы коллективы ял көннәрендә бергә җыелып территорияне  тәртипкә  китерде. Ә менә “Бәләкәч” балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча янындагы юл кырыйларын чүп-чардан чистартты.

Ә мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре ял көннәрендә эшләргә күнеккән инде, аларга һәрвакыт без ял иткәндә эшләргә туры килә. Шулай ук алар да,  беренчеләрдән булып,  авыл мәдәният йортлары территорияләрен җыештырды.

Практикадан күренгәнчә,  иң күп чүп-чар  юл кырыйларына җыела, юл янында контейнер да булса,  бу бөтенләй бәлагә әверелә – аның яныннан узып баручы шоферлар  чүп-чарларын шунда гына  ташлап калдыра.  Әмма аларның күбесе машиналарыннан төшеп торырга иренә, чүп-чар салынган пакетларын тәрәзәләреннән генә очырта, ә бит һәркемнең дә снайперлык осталыгы  булмаска мөмкин. Менә шулай итеп,  контейнерга эләкмәгән чүп-чар пакетларыннан  тулы бер полигон барлыкка килә. Менә мәсәлән,  шундый шоферлар Иске Шигали авылы янында чүп-чар мәйданчыгы  барлыкка китергән. “Мехуборка” ҖЧҖ хезмәткәрләре  бу урынны беренче тапкыр гына тәртипкә китерми инде.

Мондый чисталык  айлыкларына һәркем  уңай карарга тиештер мөгаен,  чөнки алар ярдәмендә әйләнә-тирәбез күпкә чистара, яхшыра гына, чиста һәм җыештырылган булса, үзебезгә дә рәхәтрәк бит. Саф һавага чыгып хезмәттәшләрең белән бергәләп эшләп алуның бер авырлыгы да юк.

Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре дәвам итә. Шундый зур өмәләрнең берсе  шимбә көнне, 5 майда үтәчәк. Моннан тыш  барлык коллективлар  агач утыртуда катнашачак, посадкаларны санитар чистарту планлаштырыла, ә 19 майда, Пионерлар көнендә  Владимир Ленинның (сүз уңаеннан, ул язгы өмәләргә нигез салучы) ата-аналарының туган җирендә, Ленино-Кокушкино авылындагы музей-тыюлыгы территориясендә зур өмә  үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса