Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйләнешүгә, фронтка китә

Шушы көннәрдә район башлыгы тагын бер юбиляр Рәхмәтуллина Әминә Шәмсевәли кызын туган көне белән котлады. Ул 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күн авылында яшәүче акъәбиебез Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатыны да әле.

Бу көнне Әминә апа йортыннан кунаклар өзелеп тормады. Иртәдән үк күршеләре аны олуг юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырды. Матур итеп киенгән ак яулыклы Әминә апа: "Сез үзегез бүләк", - дип бүләкләрне кабул итеп ала.

Юбиляр төп кунак - район башлыгы Эдуард Дияровны дулкынланып көтә иде. Бер-бер артлы котларга килүчеләргә: "Мондый зур игътибар күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Барыгыз да бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз", - дип әйтеп кала торды.
Эдуард Дияровны да шундый ук сүзләр белән каршы алды. Район башлыгы ветеранны олы юбилее белән котлап, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Район хакына фидакарь хезмәте күрсәткәне өчен рәхмәтен белдерде.
Әминә апа гомере буе колхозда эшләгән. Сугыш елларында бигрәк тә авырга туры килгән аңа. Барлык яшьтәшләре кебек, окоп казыган, көрәк белән кукуруз чапкан.
Әминә апа ирен искә алып: "Без никахлашып бергә яшәдек, иремне фронтка чакырган көнне генә язылыштык. Ул шул ук көнне фронтка китте, әмма кире әйләнеп кайтмады", - диде.
Әминә апа ире истәлеге, сугышта катнашучы тол хатыны буларак дәүләт программасы буенча яңа фатир алды. Шулай да, оныгы Равия йортында яши, чөнки яңа фатирда ялгызы гына яши алмас иде. Яше дә аз түгел, сәламәтлеге дә какшаган. Оныгы, аның ире, оныкчыклары аны кайгыртып, олылап, тәрбияләп торалар.
Оныкчыклар мәктәптән кайтуга ук: "Әби сиңа нәрсә җылытырга, аш ашыйсыңмы?" - дип сорыйлар. Ул алар турында зур канәгатьлек белән әйтә, аның туганнарын, якыннарын яратуы сизелеп тора.
- Энем белән бик кечкенәдән әти-әнисез калдык. Әби безне тәрбияләде, аякка бастырды. Ялгызы ике йорт салды. Бик куәтле, көчле хатын булды ул. Аның эшләгән изгелекләрен, тәрбиясен беркайчан да онытмыйбыз. Аны карау, тәрбияләү безгә шатлык кына, - диләр якыннары.
Әминә апа да аларны мактап: "Оныгым, киявем, оныкчыкларым бик яхшы минем. Мин бик бәхетле, барысына да зур рәхмәт", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X