Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Йортта яшәүчеләрнең безнең эштән канәгать калуын телибез”

Безнең районда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программасы инде берничә ел уңышлы эшләп килә. Әлеге программа ярдәмендә дистә еллар ремонт күрмәгән йортлар яңа сулыш ала.

– Быел безнең Питрәч районында, республика капиталь ремонт программасы буенча барлыгы алты йортка ремонт ясалачак, – диде “Питрәч” идарәче компаниясе директоры Энсар Сафьянов, – бу Колай, Пановка, Ленино-Кокушкино, Кощак авылларындагы һәм район үзәгендәге йортлар.
Август башыннан Питрәчнең Яшьләр урамындагы иң иске йортларының берсе – 23 нче йортка капиталь ремонт ясый башладык. Бу ике катлы сигез фатирлы йорт узган гасырның алтмышынчы елларында ук салынган булган, һәм аңа шул вакыттан бирле капиталь ремонт ясалганы булмаган. Хәер, утыз ел элек бу йортның түбәсен алыштырып япканнар.
Инде күргәнегезчә, түбә ябу эшләре тәмамланып килә, аны заманча профнастил белән ябабыз. Бу йортта барлыгы алты төр эш башкарылачак – түбә алыштыру, канализация үткәрү, су, электр, белән тәэмин итү системаларын, фасадны, ишекләрне яңарту, отмоскалар эшләү.
Кэпфатирлы торак йортларда ремонт эшләрен ноябрь ахырына тәмамларга ниятлибез, әле вакыт бар, шулай да эшне йортта яшәүчеләр барысыннан да канәгать калырлык сыйфатлы итеп, тиз арада башкарып чыгарга тырышырга кирәк.
Бездә үз эшен яхшы белгән осталар эшли. Төзүчеләр бригадиры Миңнехан Зәйнуллин йортларга капиталь ремонт ясауда инде бишенче елын катнаша.
– Минем бригадада алты кеше эшли, – диде Миңнехан, – без үзебез балта остасы да, ташчы да. Бу эшне без яхшы беләбез, йортта яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен, алар белән хәбәрләшеп эшлибез, безнең өчен иң мөһиме, кешеләрне сөендерү, аларның безнең эштән канәгать калуы.
– Йортыбызга мондый ремонт ясауларын күптән көттек, – диде Светлана һәм Игорь Ивановлар. – Без бу йортта утыз ел яшибез инде, һичшиксез, аңа капиталь ремонт бик кирәк иде. Төзүчеләр эшеннән канәгать, алар хәтта ял көннәрендә дә эшлиләр, үз эшләрен беләләр. Ремонттан соң безнең йорт Питрәчтәге башка йортлар кебек үк матур булыр дип өметләнәбез.
Ремонт эшләре барышыннан Прасковья Чернова да канәгать, ул бу йортта илле елдан артык яши икән инде.
– Мин икенче катта яшим, яңгырдан соң кухняга су үтә иде, ремонттан соң башка мондый проблемалар булмас дип өметләнәбез, – диде пенсионер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч. республика программасы