Юллар чакыра алга барырга
Октябрьнең соңгы якшәмбесендә безнең илдә Автомобильчеләр көнен билгеләп үтәләр. Бик күпләр язмышларын нәкъ менә бу һөнәр белән бәйләгән. Ир-атлар белән беррәттән гүзәл затлар да җиңел машиналарда җилдерә, йөк машиналарын, троллейбуслар һәм башка автотранспортны йөртә. Язын да, көзен дә, җәйге челләдә дә, кышкы суыкта да юлларда көн-төн машиналар хәрәкәте тынып тормый.
40 ЕЛДАН АРТЫК РУЛЬ АРТЫНДА
- Мин балачактан ук машина йөртүче булырга хыялландым, гомерем буе бу эштә эшләячәкмен дидем, - дип сөйли “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖдән Нәзир Хәйриев, - Инде кырык елдан артык машина йөртәм. Бу һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем.
Без гаиләдә алты бала идек, мин иң кечесе, әти-әнием “Ленино-Кокушкино” совхозында эшләде. Олы абыйларым Рәфкать һәм Нурдәүләт совхозда машина йөрттеләр, мин дә алар юлыннан киттем, остазларым да алар булды.
Армиядә зур хәрби техника йөрттем, аннан кайткач, кабат эшкә урнаштым, башта кошчылык фабрикасында ЗИЛ-130 белән Казаннан тавыклар өчен азык ташыдым, менә хәзер монда эшлим. Җәен, нигездә, кырда, ашлык, орлык, ашлама ташыйбыз. Бездә кырлар зур, кайвакыт көненә 300-400әр километр юл үтәбез. Иртәдән Арча элеваторына ашлык та илтеп кайтырга өлгерәбез. Кышын да безгә эш җитәрлек, КамАЗларны да үзебез ремонтлыйбыз. Хатыным Люба белән өч бала тәрбияләп үстердек, улыбыз Марсель монда механик булып эшли, - диде Нәзир Хәйриев.
Нәзир Зиннурович районның алдынгы механизаторы, ул ике тапкыр, 2008 һәм 2011 елларда, район шоферлары арасында җиңүче булган. Күп тапкырлар алдынгылар слетында катнашкан, тырыш хезмәте өчен бүләкләр дә алган.
КӨНЕ-ТӨНЕ КИЗҮ ТОРАБЫЗ
Районның ашыгыч хезмәт күрсәтү объектларында тәүлек буена кизү тору оештырылган, аларны бер генә минутка да караучысыз калдырырга ярамый. Безнең бүгенге яшәешебездә күп нәрсә электр утына бәйле, электр җайланмаларыннан башка көндәлек тормышны хәзер күз алдына да китереп булмый.
Юрий Ферафонтов Питрәч РЭСта инде күптәннән эшли, 1993 елдан бирле. Аңа кадәр ул машина йөртү таныклыгын алганнан соң армиягә хезмәт итәргә киткән. Армиядә “Урал” машинасын йөрткән, хезмәт итеп кайткач, Питрәч СПТУга җитештерүгә өйрәтү мастеры булып эшкә урнашкан. Училище Ленино-Кокушкинога күчкәч, ул райгазга шофер булып урнаша.
- Мин ГАЗ-52 машинасында эшләдем, авыллар буенча газ баллоннары ташыдым, - дип искә ала Юрий Павлович. – Подстанциягә күчкәч, ГАЗ-66да йөрдем, соңрак УАЗда. Башка машиналарда да эшләргә туры килде, мин бит беренче класслы шофер.
Хәзер минем төп эшем кизү торучы бригаданы йөртү. Әлбәттә, без һәрвакыт уяу булырга, бер сигнал булуга ук авария урынына чыгарга әзер булырга тиеш. Линияләрдә аварияләр булгалый, үткәргечләргә дә зыян килми тормый. Аеруча көчле җилләрдә, бураннарда. Менә шул вакытта үткәргечнең кайда өзелгәнлеген эзләргә туры килә. Электр линияләре бит юл кырыйларыннан гына үтми, кырлар, урманнар, чокырлар аша да уза. Юл бармы-юкмы җитешсезлекне тиз арада рәткә китерү өчен, авария булган урынны эзләп табарга кирәк. Мондый катлаулы эшләрне нәкъ менә Юрий Ферафонтов кебек ышанычлы кешеләргә тапшыралар да инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia