Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Юлларда сак булыгыз

Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгалары профилактикасы, белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү максатынан районда “Куркынычсызлык атналыгы” үтә.

Аның кысаларында, районның дүрт белем бирү учреждениесендә, “Клаксон” театры балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спектакль күрсәтте.
Шулай ук 28 сентябрьдә балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Җәяүле” акциясе, ә белем бирү учреждениеләрендә “Куркынычсызлык” дәресләре үтәчәк.
Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча, республика юлларында җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыннарында аварияләр саны артуы күзәтелә. Барлыгы 363 шундый юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 10 кеше һәлак булган, 369 кеше зыян күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса