Юрист телефон мошенникларының иң популяр алымын атады
«Сезнең банк счетында мошенникларның эшенә охшаган шикле активлык теркәлгән» дигән сүзләр кешегә ныклы йогынты ясый, диде ул.
Имеш, банктан акча күчерү омтылышы турында шалтырату — мошенникларның иң популяр алымы. Шул ук вакытта җинаятьчеләргә үз ниятен ахырына кадәр җиткерә алган фраза бар. Бу турыда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
Сезнең банк счетында мошенникларның эше турында сөйли торган шикле активлык теркәлгән» дигән сүзләрдән гыйбарәт ул. Кагыйдә буларак, аны корбанның игътибарын яулау өчен психологик йогынты ясау вакытында әйтәләр, дип аңлатты эксперт «Прайм» агентлыгына.
Соловьев сүзләренчә, бу сүзләр тылсымлы рәвештә кешеләрне уяулыктан мәхрүм итә һәм мошенник кармагына төшерә. Бу сүзләрне ишеткәч, кешегә «банкирлар» ничек «шикле активлык»ны терки алганлыгы турында уйланырга кирәк.
Юрист мондый сүзләрне ишетү белән үк трубканы куярга киңәш итә.
ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа