Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз эшенең осталары барысын да булдыра

- Эшебезнең төп күрсәткече - район язмышын безгә ышанып тапшырган халык бәясе, - диде район башлыгы Эдуард Дияров Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелышта. - Республиканың муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында без җиденче урында, әлеге исемлектә барлыгы 45 район.

Әлеге өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова тәбрикләде.

- Сезнең район динамикалы үсештә, киләчәккә планнары зур, һичшиксез, сез аларны бергәләп тормышка ашырачаксыз, - дип билгеләп үтте ул. - Минемчә, үз эшенең осталарыннан торган команда максатларына ирешү өчен һәр төрле проблемаларны, авырлыкларны җиңеп чыгачак.

Разия Садыйкова Эдуард Дияровка лаеклы бүләкләр - "2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада" истәлек медальләре һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин грамотасын тапшырды.

Кощак авыл җирлеге башлыгы Светлана Павлова, Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров, Белкино авыл җирлеге башлыгы Геннадий Мошков Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе рәхмәт хатлары алды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова, Чыты авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин, Шигали авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Любовь Тимофеева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Тармакның башка лаеклы хезмәткәрләре дә мактау грамоталары алды. Җирле үзидарә органнары ветераннары да сәхнәгә күтәрелде. Алар озак еллар үз һөнәрләренә тугры булган, туган районнары хакына тырышып эшләгәннәр. Район башлыгы аларга үсештә зур өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтен белдерде.

- Без бу өлкәдә ачыш ясаучылар булдык, - дип билгеләп үтте тармак ветераны Галина Волостнова. - Үзебезгә юл салып, һаман алга таба бардык. Һәм һәрвакыт халык белән булырга тырыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса