Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз
Әле бер атна элек кенә без Питрәч районында 5 янгын чыкканы, аларда өч кешенең гомере өзелгәне турында мәгълүмат бастырган идек. Кызганыч, бер-ике көннән бу сан ике тапкырга артты, хәзерге вакытта 10 янгын очрагы теркәлде һәм тагын бер кеше һәлак булды. Янгыннар белән хәл кискен тору сәбәпле, районда февраль ахырына кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде һәм мондый фаҗигалар кабатлануны киметү, профилактикалау өчен аерым чаралар күрелде.
Элек янгын чыккан торак пунктларга, ә нәкъ менә Керәшен Сәрдәсе, Богородск, Иске Шигали, Питрәч авылларына һәм «Заречье» бакчачылык ширкәтенә тагын Шәле, Көек авылындагы “Светлый” торак комплексының төзелеш вагоны һәм Урта Ия авылы да өстәлде. Соңгысында һәлак булган кеше бар – янгын чыккан йортның хуҗабикәсе.
Әлбәттә, бу очракта янгын корбаннары - кешеләрнең үзләре һәм хакимият органнары тарафыннан кичекмәстән реакция таләп итә торган иң хәвефле хәл. Шуңа күрә, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында җирлек башлыкларына имин булмаган һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай урнаштыру өчен янгын хәбәр иткечләре тапшырдылар.
Бар халыкка да уртача бәясе 500 сум булган шундый җайланма сатып алырга киңәш ителә. Җайланма ярдәмендә сез янгын турында алдан белә һәм иң кыйммәтле әйберегез - үз тормышыгызны коткарып кала алачаксыз. Чөнки автоном җайланма янгынның башлангыч этабында янгын чыгу куркынычы турында каты, хәтта кеше йоклаганда яки ерак бүлмәдә дә ишетелерлек сигнализацияли.
Игътибарлы булыгыз, күп кенә намуссыз гражданнар бу һәлакәтләрдән файдалана, алар газ датчикларын һәм янгын хәбәр иткечләрен берничә тапкырга кыйммәтрәккә сата. Бер генә очракта да мошенникларның хәйләләренә эләкмәгез, җайланмаларны гадәти кибеттән сатып алыгыз.
Шушы көннәрдә Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов янгыннан саклау хезмәткәрләре һәм полиция белән бергә имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә, шулай ук ялгыз кешеләрдә булдылар. Рейд барышында алар гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар, көнкүрештә төп янгын куркынычсызлыгы чаралары исемлеге белән белешмәлекләр тараттылар, аларга 11 данә янгын хәбәрчеләре урнаштырдылар. Узган ел ахырында бу җайланманы 10га якын ленинококушкинолы алган иде инде.
Әлбәттә, бу чаралар районда гадәттән тыш хәлнең яхшыруына өмет уята, ләкин бәхетсезлек очракларыннан саклануның йөз процентлы гарантиясен беркем дә бирә алмый бит. Янгыннарның күпчелегенең сәбәбе – электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу, шуңа күрә электр хуҗалыгы һәм җылыту приборларына вакытында ревизия ясарга һәм аларны көйсез рәвештә файдаланмаска кирәк. Әлбәттә, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында балалар белән даими аралашырга һәм аларга шырпы яки башка янгын куркынычы булган предметлар белән уйнауны катгый рәвештә тыярга кирәк. Кечкенә балаларны һәм инвалидларны, өлкән яшьтәге кешеләрне өйдә берүзләрен калдыру киңәш ителми. Балалар куркудан карават астына качарга, ә инвалидлар исә бөтенләй чыга алмаска мөмкин.
Күп нәрсә безнең җаваплылыктан һәм игътибарлы булуыбыздан тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia