Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Земфира Әхмәтшина: «Безнең китапханәләргә 20 мең кеше йөри»

Бүген Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан, без Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Земфира Әхмәтшина белән әңгәмә кордык.

Интернет, компьютерлар һәм электрон китаплар чорында китапханә – ул тере,  алыштыргысыз, үлемсез белем хәзинәсе.

- Земфира Рәсиловна, Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы барлыкка килү тарихы турында сөйләгез әле?
- Питрәч авылында беренче китап уку йорты 1933 елда ачыла. Ә 1980 елда үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырыла. Хәзерге вакытта районда 26 китапханә бар. анда 20 меңнән артык китап укучы йөри. Китап фондында 266 мең 640 данә китап бар. Ул ел саен яңартыла. Моның өчен без халыкның ихтыяҗын анализлыйбыз. Хәзер бөтен кешенең  дә китап сатып алу мөмкинлеге юк. Чөнки алар арзан түгел. Шуңа күрә без нәкъ менә район халкы безнең киштәләрдә күрергә теләгән әсәрләрне алырга тырышабыз.
Китапханә системасы коллективы да яңартыла. Яшь, югары квалификацияле хезмәткәрләр килә. Төп персонал - 41 кеше.

- Сез дә бу өлкәдә күптән түгел бит?
- 6 елга якын. Китапларга мәхәббәт миндә кечкенәдән уянды. Мин филология факультетына укырга кердем. Югары уку йортын татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысы буларак тәмамладым. Хезмәт эшчәнлеген мәктәптә башладым, аннары  мәгариф бүлегенә күчтем. Соңрак күпмедер вакыт кадрлар хезмәткәре булып эшләдем. Әмма  тормыш мине  китаплар янына кайтарды. Яраткан эшем белән шөгыльләнүемә мин бик шат.

- Гади кеше  өчен китапханәче - ул китаплар бирүче, ә калган вакытта аларны укый торган кеше. Тик чынлыкта исә, аларның эш көннәре башка бик күп мәшәкатьләр белән тулы...
- Коллегаларымның эше күп һәм  кызыклы. Әйе, без мөмкин кадәр күбрәк китап укырга тырышабыз, бу безгә укучыны кызыксындырырга, аларга нинди китаплар тәкъдим итәргә кирәклеген яхшырак аңларга ярдәм итә. Тик, дөресен генә әйткәндә,  моның өчен һәрвакытта да буш вакыт табылмый. Китапханә хезмәткәрләре фондлар туплау, электрон каталоглар булдыру белән шөгыльләнәләр. Кирәкле әдәбиятны эзләгәндә эшне җиңеләйтә торган, укучыларга хезмәт күрсәтүнең яңа ысулларын кертәләр. Әмма бу алар башкара торган эшләрнең  барысы да түгел. Алар күп вакытларын мәдәни-күңел ачу һәм ял итү-мәгариф эшчәнлегенә багышлый.

- Чыннан да, китапханә хезмәткәрләре бик күп конкурслар оештыралар…
- Бу шулай. Һәм алар һәрвакыт нинди дә булса әһәмиятле датага багышланган. Мәсәлән, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында укучыларыбыз арасында «Туган телем, иркә гөлем» дип исемләнгән онлайн-шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Анда биш яшь категориясендә 100дән артык укучы катнашты. Район үзәгенең төп мәйданында ел саен үткәрелә торган библиофест булды, ул безнең визит карточкасы булып тора. Анда район халкы һәм республика кунаклары катнашты.
Китапханәләр базасында татар язучылары белән  үткәрелгән очрашу-кичәләр циклларын безгә килүчеләр бик яратып кабул итә. Керәшен Сәрдәсендә Данил Салихов һәм Камил Кәримов, Ленино-Кокушкинода Гүзәл Галләмова, Шәледә Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу оештырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, безнең эшчәнлек пандемия шартларында да туктап калмады. Без  укучыларыбыз белән аралашуның популяр онлайн-форматын керттек. Укучыларга виртуаль экскурсияләр, эстафеталар, фестивальләр, марафоннар, викториналар, башваткычлар тәкъдим ителде. Үзизоляция вакытында укучылар турыдан-туры  аралашуны сагындылар, хәзер дә китапханәгә бик теләп йөриләр. Хәзер укучылар белән эш онлайн, шулай ук офлайн форматта да актив алып барыла.

- Сез ничек уйлыйсыз, безнең районны китап күп укучы район, дип атарга буламы?
- Әлбәттә. Безнең китапханәләргә 20 меңнән артык кеше йөри. Бу аз түгел. Һәркемнең үз кызыксынуы, үз өстенлекләре бар. Тик, миңа калса, олыларны китапханәгә, уку залына килергә мәҗбүр итү авыр. Әгәр ул кече яшьтән үк матур әдәбият белән кызыксынмаса, киләчәктә моны эшләү мөмкин түгел диярлек. Барысы да балачактан килә бит. Шуңа күрә безнең балалар китапханәсе бу юнәлештә актив эшли. Без балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныфларда укучылар янына даими барабыз. Аларны танылган авторлар һәм аларның иҗаты белән таныштырабыз. Шулай итеп, әкренләп балаларда китап укуга мәхәббәт тәрбиялибез.

- Соңгы елларда сезгә һәм укучыларыгызга  уңайлы шартлар тудыру өчен нинди эшләр башкарылды?
- Надеждино һәм Званка авылларында күп функцияле үзәкләрнең яңа биналарына күчтеләр. Ленино-Кокушкино һәм Кощак китапханәләрендә капиталь ремонт үткәрелде. Мондый күченүләр һәм үзгәрешләр безне, әлбәттә, сөендерә. Әмма шул ук вакытта алар бездән яңа алымнар, инновацион эш формаларын куллануны таләп итә.

- Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегезгә нәрсәләр теләр идегез?
- Питрәч үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бөтенроссия, төбәкара, республика китапханә конкурсларында, грантларда актив катнашучы һәм җиңүче булып тора. Китапханәнең һәр хезмәткәренә фидакарь хезмәтләре, гасырлар буена тупланган белемнәрен саклап калулары өчен рәхмәтемне җиткерәм.
Кадерле хезмәттәшләр! Сезгә бәхет, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, кызыклы идеяләр, барлык тормыш омтылышларында илһам һәм гармония телим. Китапханәләрдә һәрвакыт китап яратучы, аларны кадерләп саклаучы  укучылар күп булсын. Уртак көч белән без районның интеллектуаль потенциалын сакларбыз һәм арттырырбыз дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса