Үзеңне алдауга юл куйма!
Узган атнада эчке эшләр бүлегенә 137 хәбәр килгән. 4 җинаять эше кузгатылган, шуларның 3се мошенниклык белән бәйле
Районда социаль мошенниклык очраклары узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга арткан. 10 ай эчендә 60 җинаять теркәлгән, алар исәп-хисап счетларыннан акча урлауга кагыла.
Кешеләрне сату сайты, Интернет һәм телефон аша алдалыйлар. Мошенникларның схемасы гади. Алар әңгәмәдәшнең ышанычын яулап алалар. Нәтиҗәдә, кеше җинаятьчегә үз акчасын үзе бирә.
Бу ничек була соң? Күптән түгел булган очракны мисалга китерик. 5 ноябрьдә җинаятьче безнең районда яшәүче бер ханымга шалтырата. Үзен «Сбербанк»ның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре буларак таныштыра. Хатын-кыз исеменә 150000 сум күләмендә кредит алу өчен гариза бирелгәнлеген хәбәр итә. Җинаятьче аннан гариза биргәнмеюкмы икәнлеген сорый. Ул “юк” дип җавап бирә. Аннары питрәчлене, янәсе, мондый гаризаларны кире кагу белән шөгыльләнүче хезмәткәргә юнәлдерәләр. Ул да үзен «Сбербанк» хезмәткәре буларак таныштыра. Хатын-кызга «Сбербанк онлайн» кушымтасы аша кредитка кабат гариза биреп кенә беренче гаризаны кире кагып булуы турында әйтә. Янәсе, банк, 2 бер үк төрле хәбәр күреп, икесен дә кире кага. Хатын алар әйткәннең барысын да эшли. Шуннан соң зыян күрүченең телефонына кредит хуплануы турында хәбәр килә. Аннары аңа кодлар килә башлый, һәм ул аларны җинаятьчеләргә хәбәр итә. Нәтиҗәдә, мошенниклар аның банк счетыннан 150000 сум акча ала.
- Банк картасын блокировкалау турында теләсә нинди хәбәрләрне тикшерегез. Билгесез кешеләрнең инструкциясен үтәргә ашыкмагыз. Шунда ук банкның кайнар линиясенә шалтыратыгыз. Шикле фактлар турында 02; 3-12-10 телефоннары аша кизү частенә хәбәр итегез, - дип билгеләп үтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция подполковнигы Алмаз Гомәров.
Лидия Пронина, «Ак Барс» банк ААҖнең атказанган хезмәткәре
- Махсус технологияләр ярдәмендә җинаятьчеләр телефон экранында банкның бердәм белешмә хезмәте номерларын яктыртырлык итеп эшли ала. Шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре дип тәкъдим итә. Алар банк картасы турында мәгълүматны хәбәр итүегезне сорарга мөмкин. Банкның чын хезмәткәрләре картаның тулы номеры, коды һәм парольләре турында мәгълүматны беркайчан да сорамый!
Фәризә Шалимова, «Кайгырту» үзәге психологы
- Гадәттә, кеше бик ышанучан. Бу балачактан шулай килә. Ата-аналар балаларын изгелек һәм намуслылыкка ышанырга өйрәтәләр. Бигрәк тә хәзерге заман пенсионерлары шундый рухта тәрбияләнгән. Аларга, әңгәмәдәшен үпкәләтүдән курыкмыйча, баш тартырга өйрәнергә кирәк. Корбаны белән аралашканда, мошенник аңа психологик яктан тәэсир итә.
Акча турында сүз барганда без уяулыгыбызны югалтабыз һәм паникага биреләбез. Бу очракта иң мөһиме - үз эмоцияләрегезне йөгәнләп, катгый рәвештә үз фикерегездән кире кайтмаска, нык торырга кирәк. Мондый шалтыратулар булганда: «юк», «кирәкми», «рәхмәт», «мин башта барысын да ачыклыйм», - дип җавап бирергә, ә аннары трубканы куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа