Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әзербайҗаннан халыкара күзәтүче Питрәч районында РФ Дәүләт Думасына депутат сайлау барышы турында әйтте

Барыннан да элек кунакны Питрәчнең биш участогында урнаштырылган электрон сайлау комплексы кызыксындырды.

Белкинода, Екатериновкада, Салкын Чишмәдә, Кибәктә һәм Карповкада сайлаучы питрәчлеләр заманча электрон тавыш бирү комлексында тавыш бирәләр. Алар беренче тапкыр 2011 елда, РФ Дәүләт Думасына сайлауда кулланылган иде. Бу электрон тавыш бирүне, сайлаучылар тавышларын автоматлаштырылган рәвештә санауны, тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләүне һәм комиссия әгъзаларының протокол булдыруларын уздыру өчен булган комплекс чаралары. Процесста кеше факторының катнашы минимумга китерелгән булганлыктан, тавыш бирүнең нәтиҗәләренә беркем дә каршы килә алмый.
- Без берничә участокта сайлау ничек барганын күзәттек, - дип билгеләп үтте Әзербайҗаннан халыкара күзәтүче Муса Иса оглу Гулиев. - Минем тормыш тәҗрибәм, сәясәттә һәм мондый эштә булган тәҗрибәм җитәрлек, һәм мин монда узган сайлауларның төп сыйфатлары демократизм, легитизм, ачыклык булганын билгеләп үтә алам. Кагыйдә бозуны без ачыкламадык. Һәм тагын шуны билгеләп үтәсем килә: безне электрон сайлау комлексы аша тавыш бирү кызыксындырды, барысы да электрон рәвештә узуы һәм система аша турыдан-туры теркәлүе - зур үсеш.
Участоклардагы тәртипне, шулай ук барлык кагыйдәләрне үтәүне билгеләп үтте район территориаль комиссиясе рәисе Сергей Павлов:
- Участокларда кагыйдә бозулар булмады, барлык процессны да күзәтүчеләр, сайлау комиссиясе әгъзалары контрольдә тота, аларда бернинди дә кисәтүләр юк.
Сүз уңаеннан, бу мизгелдә питрәчлеләрнең күбесе инде үзләренең участокларында һәм өйләрендә тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса