Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзлегеннән өйрәнгән рәссам питрәчлеләргә үз картиналарын тәкъдим итте

Табигать күренешләре, кешеләр һәм халык йолалары сурәтләре...

Район мәдәният йортында ике көн дәвамында Әтнә районыннан килгән рәссам Илдар Вәлиуллинның картиналарыннан күргәзмә тәкъдим ителде. 

Ул  күргәзмәгә үзенең алтмыштан артык картинасын алып килгән. 
Илдар Вәлиуллин мәктәптә үк рәсемнәр ясый башлаган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли, аннан армиядә хезмәт итә, янгын сүндерүче булып эшли. Шул ук вакытта яраткан шөгыле белән дә шөгыльләнә – картиналар яза.  Аның күп кенә картиналарында төрле ел фасыллары сурәтләнгән. Бер картинасын  ясар алдыннан аңа  башта урман аланында тәртип салырга туры килүен искә алды. Рәссам ун капчыктан артык чүп җыйган һәм аннан соң гына  рәсем ясарга керешкән. Аның картиналарында кеше сурәтен еш  күрергә була, шуларның  берсендә аның әнисе сурәтләнгән. Ә кайбер образлар йоклаганда  күңелгә килә. Төрле символлар төшерелгән картиналар да аз түгел.
Аның картиналарын Шәле һәм Богородск авылында яшәүчеләр дә күрергә мөмкин. Илдар Вәлиуллин республиканың барлык районнарында да үз күргәзмәсен тәкъдим итә һәм аның турында хыяллана. Үзенең иҗатын  республикадан читтә  яшәүчеләр белән дә уртаклашырга тели  һәм яраткан шөгыле белән шөгыльләнүен дәвам итә. Аның сүзләре буенча ул: «Кешеләргә шатлык  бүләк итәргә тели».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса