Үзмәшгуль питрәчлеләр фотога төшерү нигезләренә өйрәнә алалар
Мастер-класс 19 августта онлайн һәм офлайн форматларда узачак.
Татарстан үзмәшгульләре уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшерү нигезләрен өйрәнә алачак. Онлайн һәм офлайн форматларда мастер-класс 19 августта узачак.
Чарада катнашучылар бизнес-портретларны ничек төшерергә, фотода продуктны ничек күрсәтү (тенденцияләр һәм хаталар), кызыклы һәм төрле сторисларны ничек төшерергә, яхшы контент-мейкерны ничек табарга һәм төшерүнең сыйфаты нинди параметрлар буенча бәяләнә, шулай ук уңышлы ракурсны ничек сайларга икәнен беләчәкләр.
Мастер-классны фотограф, видеограф, режиссер һәм эшмәкәр Тимур Шәйхетдинов үткәрәчәк.
Үзмәшгульләр өчен бушлай дәрес 10:00 сәгатьтә «Эшмәкәр йорты»нда (Петербург ур., 28нче йорт) узачак. Шулай ук Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондының YouTube-каналында да трансляция булачак.
Катнашу өчен үзмәшгуль буларак теркәлгән булырга һәм сылтама буенча гариза бирергә кирәк. Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада 134,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia