Үзмәшгульләр ярминкәсе тәмле, модалы һәм күңелле булды
Питрәч районында беренче тапкыр үзмәшгуль гражданнар ярминкәсе узды. Эшмәкәрләр өчен бу үз продукцияләрен сату өчен тагын бер мөмкинлек булды. Биредә төрле мастер-классларда катнашырга, сырлардан һәм башка продуктлардан авыз итеп карарга мөмкин иде. Беренче ярминкә Богородск авылында узды, мондый чаралар районда традициягә әверелер, дип вәгъдә итәләр.
Көек авылыннан унөч яшьлек Данияр Гомәров, яшь булуына карамастан, үз эше - сыр ясау белән шөгыльләнә. Узган ел ул “Фабрика. Балалар” бизнес-курсы узган, үз проектын булдырган һәм аны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов алдында уңышлы яклап, 300 мең сумлык грант откан. Бер айдан соң, Даниярга 14 яшь тулгач, ул үзен үзмәшгуль итеп рәсмиләштерергә җыена, ә бүген инде үз алдына яңа, кыю бурычлар куя.
- Мин тагын бер тапкыр грантта катнашырга һәм киләчәктә Россия дәрәҗәсенә чыгарга телим, ә аннары инде чит ил дәрәҗәсенә дә, - дип белдерә яшь эшмәкәр.
Моның өчен аның ышанычлы ярдәмчеләре бар: спонсоры һәм остазы – эшмәкәр Сергей Окульчев һәм, әлбәттә инде, әнисе.
- Без инде ярты ел буе диярлек сыр ясау белән шөгыльләнәбез, - ди Римма Гомәрова. – Табигый, файдалы һәм бик тәмле чын сырлар ясыйбыз. Кирәкле продуктларны фермерлардан сатып алабыз.
Нәкъ менә аларның киң ассортименты булган өстәлләрендә продукциянең тәмен татып карарга да мөмкин иде.
Шулай ук теләүчеләр биредә мастер-классларда да катнаша алдылар. Без, мәсәлән, торт ясау процессын бик теләп күзәттек…
Әлеге чарада шулай ук район хакимияте вәкилләре, Питрәч районы буенча ТР эшмәкәрләренә ярдәм фонды вәкиле Сергей Порозов катнашты. Аның сүзләренчә, үзенә эшләүче һәр кеше бирегә килергә, үзмәшгульләр белән сөйләшергә, бөтен уңай һәм тискәре якларын белергә, үзенә моның ни дәрәҗәдә кызыклы булуын һәм эштән буш вакытта шөгыльләнә алу-алмавын, үз эше белән акча эшли алачакмы-юкмы икәнен аңларга мөмкин.
Авылда яшәүче пенсионер Закирә Абзалетдинова да мондый вакыйганы күреп калырга булган һәм ярминкәгә үзенең кул эшләнмәләрен алып килгән. Ул канвада сәйлән белән чигә, беседкалар өчен матур утыргычлар бәйли.
- Менә аларны алып килергә булдым, бәлки кемдер сатып алыр, аларны якыннарыңа һәм туганнарыңа бүләк итәргә була, - ди пенсионер. - Интернет аша сату кыенрак, ә монда бик яхшы мөмкинлек барлыкка килде!
Ярминкәгә Питрәчнең үзмәшгуль гражданнары да, Казан кешеләре дә чакырылган иде. Алар арасында инде өч ел чәчкә аксессуарлар ясау белән шөгыльләнүче Ольга Ананич та бар. Нигездә, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әниләре арасында сата, чөнки аның үзенең мәктәпкәчә яшьтәге өч кызы бар. Агымдагы елның март аенда үзмәшгульгә әверелгәч, аның үз эшләнмәләрен ярминкәләрдә рәсми рәвештә тәкъдим итү мөмкинлеге барлыкка килгән.
- Мин үз продукцияләрем белән беренче тапкыр Сабантуйда булдым, икенче тапкыр – монда, - дип шатлыгын яшерми эшмәкәр. – Болар барысы да рәсми рәвештә, мин үз товарымны яшерен сатмыйм, салым түлим. Кыскасы, мин бик канәгать!
Бу безнең районда үзмәшгуль гражданнарның беренче ярминкәсе иде. Нәтиҗәдә, Богородск авыл җирлегендә яшәүчеләр үзләренә ошаган продукцияне сатып ала, акчалата лотереядә катнаша алдылар.
Сергей Порозов билгеләп үткәнчә, Фондның бурычы - үзмәшгуль гражданнарга киләчәктә ярдәм итү:
- Без аларга ярдәм итәчәкбез, бизнесларын ИП, ҖЧҖ, кооперация дәрәҗәсенә кадәр үстерү өчен тырышачакбыз. Бу, теләкләре булса, алар халыкара базарга чыга алсын өчен эшләнә, - диде ул.
Шундый ук чара икенче көнне “Светлый" торак комплексында да узды. Алар районның башка җирлекләрендә дә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia