Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зөлфия Большова һәм аның оныгын соңгы юлга озаттылар

Абхазиядән ялдан кайтканда, гаилә Краснодар краенда коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә эләгә.

Питрәч районыннан 48 яшьлек Зөлфия Большова һәм аның тугыз яшьлек оныгы һәлак була. Мәрхүмнең ире һәм шул ук машинадагы гаиләгә тәрбиягә алынган ике бала хастаханәгә озатыла. Зөлфия Фоатовна Пановка авылында яши, Надеждино мәктәбендә укытучы булып эшли иде. Редакция бу авыр вакытта туганнарын борчымас өчен, хезмәттәшләреннән һәм танышларыннан талантлы педагог һәм яраткан әни турында сөйләүләрен сорады.

Роза Насыйбуллина, укытучы:

– Зөлфия Ленино-Кокушкинодан, әти-әнисе монда Теләче районыннан күченеп килгән. Әнисе техник хезмәткәр, әтисе балта остасы иде: кыз гади, ләкин бик тәрбияле һәм намуслы гаиләдә үсте.

Мин дүртенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр аңа математика укыттым һәм Казан педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керергә әзерләдем. “Математика укытучысы булам!” дигәнен бик яхшы хәтерлим. Ул үзенең кем буласын кечкенәдән үк төгәл белде. Тырышып, яхшы итеп укыды, кыскасы, чын Совет мәктәбе укучысы иде.

Без мәктәптән соң да аралаштык. Зөлфия үз билгеләнешен тапты һәм зур  нәтиҗәләргә иреште. Ул муниципаль дәрәҗәдә генә түгел, региональ дәрәҗәдә дә инновацион эшчәнлек белән шөгыльләнүче  укытучы – новатор иде. Мәктәптә өлгермәүче балалар булмасын өчен уникаль авторлык методикасы эшләде. 
Июль башында, бу коточкыч вакыйгаларга берничә атна кала, без бергәләп Казанга кибеткә  әйберләр сатып  алырга барган идек. Ул үзенә өч искиткеч костюм сатып алды. Бу көнне бары тик яхшылык, киләчәк турында гына сөйләштек – Зөлфия улы, тәрбиягә алган балалары турында сөйләде.

Буй-сыны белән, ул миңа ошаган, кечкенә генә буйлы, ләкин бик көчле энергияле кеше иде! Сәяхәт итәргә бик яратты – язгы каникулларда гына алар Дагыстанда булдылар. Ул тик торырга яратмады. Тормышны бик яратты, барысын да күреп, белеп калырга теләде.

Екатерина Андронова, хезмәттәше, Надеждино мәктәбе директоры:

– Ул балаларны бик ярата иде – үзенең ике баласын тәрбияләде, аннары тәрбиягә ике бала алды. Нинди генә кыенлыкларга да карамастан, һәрвакыт шат күңелле булып калды, беркайчан да зарланмый һәм, хәтта проблемалары булса да, үзенә авыр икәнен янәшәдәгеләргә күрсәтми иде. Коллективта аны хезмәттәшләре дә, укучылары да чын күңелдән хөрмәт итте.

Зөлфия Фоатовна безгә тәҗрибәле педагог булып килде, аңа кадәр Кощак мәктәбендә директор, мәгариф бүлеге методисты, балалар иҗат йорты директоры булып эшләде. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде, шулай ук бик күп министрлык грамоталары бар. Безнең мәктәптә өч ел эшләде, математика, информатика һәм физика укытты. 

Зөлфия Фоатовнаның һөнәри казанышлары хезмәттәшләре өчен үрнәк булды. Ул берничә грант отты, инновацион белем бирү мәйданчыгы булдырды, аның проекты республика конкурсында беренче урынны алды. Бу безнең кечкенә авыл мәктәбе өчен бик зур казаныш.
Аның үлеме турындагы хәбәр барыбыз өчен дә зур тетрәнү булды. Аны җирләгәннән соң без коллегабызның якты истәлегенә багышлап истәлекле чара уздырырга планлаштырабыз.

Резидә Сабирова, ата-аналарны алмаштыручы гаиләләр клубы җитәкчесе:

– Зөлфия Фоатовна безнең клубның иң актив әниләренең берсе иде. Әле күптән түгел генә Ленино-Кокушкинода Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган фотосессиядә бергә катнаштык, ул мондый чараларга һәрвакыт уңай карады һәм бик ярдәмчел булды.

Мин ата-аналарның балаларны тәрбиягә алырга карар кылулары турындагы тарихларын җыям. Зөлфия Фоатовна миңа үзенекен җибәрде – ул бик шәхси, ихлас күңелдән язылган.

Редакция аның язмасын кыскартып бастыра:

“Мин мәктәпкә эшкә урнашканда, минем сыйныфта тәрбиягә алган малайлар бар иде. Көн саен, өйгә кайтканда, мин алар турында иремә сөйли идем. Безнең үз балаларыбыз ул вакытка инде зурлар –  кызыбызның ике баласы бар, ә улыбыз шәһәргә укырга киткән иде. Без ирем белән өйдә үзебез генә калдык. 
Бервакыт, укучыларны тәрбиягә алган әни тагын өч бала алгач, мин түзмәдем һәм иремә дә балалар алырга тәкъдим иттем. Ул бер генә минутка уйга калды һәм: “Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?” диде.

Документларны тапшырып, гаилә эзләүче балалар базасын карый башладык. Безгә бертуганнарның фотоларын күрсәттеләр. Кечесен күргәч, аны яратмый мөмкин түгел иде –  безгә ягымлы аксыл гына малай карап тора. Олысы карарак. Мин һич югында үги улым миңа охшар дип моңа сөендем, чөнки балаларым да, оныкларым да – барысы да аксыллар.

Малайлар безгә шунда ук ошады, һәм без документларны рәсмиләштерә башладык. Бюрократик процедуралар ике айга сузылды. Бу вакыт эчендә без аларга атна саен, ә кайчакта атнага ике тапкыр да килә идек. Даниил өчен “Әни” сүзен әйтү бик мөһим иде. Мине ерактан ук күреп: һәркемгә ишетелерлек итеп: “Әни!” дип кычкыра, әнисе барлыгын барысы да белүләрен, ишетүләрен теләде.

Балаларны алырга без кызым белән бардык, әтиебез эштә иде. Өйгә кайткач, балалар шунда ук балалар бүлмәсенә йөгерделәр – алар инде үз бүлмәләре белән фотосурәтләр аша таныш иде. Женя машинкалар янына китте, ә Даня – Лего конструкторы янына. Аларга оныклар да кушылды. 
Авырлыклар күп булды, бигрәк тә җайлашу чорында. Беләм, барлык балаларныкы кебек үк, әле тагын проблемалар булачак, әмма без аларны бергә җиңәрбез, дип уйлыйм. Иң мөһиме – без чын гаилә булдык, һәм мин бу малайлар өчен язмышыма рәхмәтлемен, алар йортыбызны балаларның шат көлүе һәм мәхәббәте белән тулыландырды”.

Юлия Карнаух, хезмәттәше һәм дусты:

– Зөлфия Фоатовна белән без 2016 елда таныштык, ул вакытта мин Кощак мәктәбендә завуч булып эшли идем, ул директор итеп билгеләнде. Шуннан бирле ул безнең күбебез өчен коллега һәм җитәкче генә түгел, дус та булды. Ул бик позитив, иҗади кеше иде, тормышны, кешеләрне, балаларны, үз эшен бик яратты.  Ул бөтен коллективны үзенең энтузиазмы һәм энергиясе белән баетты. 

Аның җитәкчелегендә без “Уңышлы мәктәп” грантын оттык, педагогик осталык конкурсларында катнаштык, коллектив белән экскурсияләргә йөрдек. Һәм ул безнең өчен һәрвакыт директор гына түгел, шатлык һәм кайгы уртаклашырлык якын кешебез булды. Ул озак күңелсезләнә белми, һәрвакыт елмая иде, һәм безне тормышка, аның һәр мизгеленә шатлык һәм рәхмәт белән карарга өйрәтте.

Соңгы тапкыр без аның белән имтиханнар үткәрү пунктында очраштык, ул техник белгеч булып эшләде. Зөлфия Фоатовна үзенең иҗади планнары турында сөйләде: мәктәп өчен инновацион проект әзерли иде. Әлбәттә, гаилә, балалар турында да сөйләштек. Олы уллары Руслан программистлыкка укыган һәм армиягә чакырылган. Кайгыртучан ана буларак, ул аны озатканда бик борчылды. Кечкенә балалары һәм оныклары белән ялга барып, аларның сәламәтлеген ныгыту планнары белән уртаклашты. Ә кире кайтканда бөтен гаилә Руслан янына ант кабул итү тантанасына барырга тиеш иде... 

Зөлфия Фоатовна Кощакта килгән кеше булса да, аны һәркем якын итте. Педагогларның, ата-аналарның, укучыларның күңелләрендә аның турында иң җылы истәлекләр генә калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса