Зөлфия Җиһаншина: «Авыл җирлегендә талантлы балалар бик күп»
Татар Тау Иле мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Зөлфия Җиһаншина авыл җирлегендә иң яхшы педагогларның берсе булды. Ул «Авыл укытучысы» республика конкурсында 3 нче урынны алды.
Зөлфия Равил кызының бу өлкәдә 40 елга якын хезмәт стажы бар.
Нәкъ 38 ел элек мин туган мәктәбемә кайттым, шуннан бирле бер урында эшлим. Кайчандыр үзең укыган мәктәптә укытучы булу бик җаваплы һәм дулкынландыргыч. Ләкин элекке укытучыларым миңа булышты, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Хәзер инде бер зур гаилә кебек, - дип беренче еллары турында сөйләде Зөлфия Җиһаншина.
Укытучы конкурсны күптән күзәтеп барган. Үз көчен сынап карарга теләсә дә, буш вакытларын укучыларга багышлаган, аларны олимпиадаларга, БДИга, төп дәүләт имтиханнарына әзерләгән.
Быел бер укучы да минем предметны сайламады. Буш вакытым күп булды, һәм мин конкурста катнашырга булдым. «Талантлы бала – ил байлыгы» темасына эссе яздым. Авыл җирлегендә талантлы балалар бик күп, укытучының бурычы – аларны ачыклау һәм күрсәтү. Иншада мин үз укучыларымны үрнәк итеп китердем. Мәсәлән, бер укучым «Авылның талантлы 100 баласы» республика конкурсында җиңде. Узган ел икенче бер укучым химия буенча БДИны 93 баллга тапшырды. Укучыларым белән конференцияләрдә катнашырга, төрле проектлар эшләргә тырышам. Минем укучыларым биология һәм химия олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Миңа калса, бу бик яхшы күрсәткеч. Хәзер авыл мәктәпләрендә дә яхшы уку өчен кирәкле бөтен нәрсә бар, – дип билгеләп үтә педагог.
Конкурска бөтен республикадан 100дән артык эссе җибәрелгән, әмма аларның 30ы гына беренче турга сайлап алынган. Бу эшләр арасында Зөлфия Равил кызының да иншасы бар иде. Киләсе этап өчен ул «Тукымалар» темасына биология дәресе планын язды. Якташыбызның бу эше дә иң яхшы унлыкка керде.
Финалда мин жюри алдында 30 минутлык ачык дәрес үткәрдем. Белгечләр минем эшемне югары бәяләделәр. Конкурсның финалы безнең районда Шәле мәктәбендә узуына бик шатмын. Мәктәп коллективы һәм укучылары миңа ярдәм иттеләр. Конкурста катнашуыма үкенмим. Ул нәкъ менә татар телле авыл укытучыларының хезмәтен күрсәтү мөмкинлеге бирә. Монда мин туган телемнең кирәклеген аңладым. Хәзер мондый тенденция бар – атааналар балаларга рус телендә белем бирергә тырышалар. Алар бу гамәлләрен барлык имтиханнарның да рус телендә булуы белән аңлата. Ләкин зур стажлы укытучы буларак, шуны тәгаен әйтә алам, монда кайсы телдә укыту мөһим түгел. Бездә, мәсәлән, барлык фәннәр дә татар телендә укытыла. Әмма минем барлык укучыларым БДИ тапшыра, республиканың иң яхшы югары уку йортларына уңышлы кереп, яхшы белгечләр булалар, – дип ышандыра ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа