Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Званка авылындагы эшмәкәр шиңми торган чәчәк бәйләмнәре ясый

Ул помидор урынына чәчәкләр консервлый

Белеме буенча Елена Коган бухгалтер-экономист, ләкин үз һөнәрен цифрларда түгел, ә чәчәк эшендә таба. Ул безнең илдә әле беркем дә шөгыльләнмәгән эшкә тотынган.

– Мин розалар яратам. Ләкин алар бик тиз шиңә. Гадәттә алар ике-өч көн торалар да, чүплеккә озатабыз. Матур чәчәкләрнең шундый язмышка дучар булулары һәрчак күңелемне төшерә иде. Мин аларның матурлыгын саклап калу ысулларын эзли башладым, – дип сүзен башлады язмабыз герое.

2013 елда ул чит ил күргәзмәсендә була. Анда беренче тапкыр консервланган тере чәчәкләрне күрә. Мондый чәчәк бәйләмнәре матур, ләкин кыйммәт. Ул да шундый чәчәкләр ясау турында хыяллана башлый. Елена биш ел дәвамында чәчәкләрне консервацияләү темасын өйрәнә, төрле әдәбият укый, үз лабораториясендә экспериментлар ясый, алар өчен күп розалар китә. 2018 елда гына озак тикшеренүләрдән соң ул шиңми торган үсемлекләрнең беренче үрнәкләрен алуга ирешә.

– Мондый чәчәкләр күп игътибар таләп итми, әмма кояш яктысын, эссе батареяларны яратмый. Аларга су сибәргә ярамый, тузаннарын гына өрдерергә кирәк, моның өчен фенны салкын режимда кулланырга мөмкин, – дип киңәшләре белән уртаклашты чәчәк ясаучы.

Үсемлек консервацияләнгәндә формасын һәм төсен югалтмый, яфраклары нечкә, сыгылмалы булып кала. Һәр ботакка һәм сабакка үз технологиясе кулланыла, шуңа күрә аларны бер-берсеннән аерып торалар.

– Һәр чәчәк үзенчәлекле, һәр сортка үз составын сайларга, төрле температура режимын үтәргә кирәк. Кайвакыт алар килеп чыкмый – минем аларга үпкәләгән чакларым да була. Аннары: “Әгәр башкачарак эшләп карасам, килеп чыгарга тиеш”, – дип уйлыйм да, кабат илһамланып эшкә керешәм. Букетны консервацияләүдән алып ясауга кадәр ике атнадан бер айга кадәр вакыт китә, – ди Елена.

Чәчәкләр азык глицерины эремәсендә консервлана, шуңа күрә алар кеше сәламәтлегенә бернинди зыян китерми. Экологик куркынычсызлык сертификатлары да бар.

– Мин йөкле вакытта чәчәкләрне битлекләрсез һәм перчаткаларсыз ясадым. Алар тотрыклы гына түгел, экономияле дә. Чөнки минем чәчәкләр берничә ел дәвамында хуҗаларын сөендереп торалар, – дип билгеләп үтә бизнес-леди.

Хәзер алар роза, гвоздика, озатамнус, эвкалипт, бруния кебек төрле үсемлекләрне консервлыйлар. Елена гортензияләрне, орхидеяләрне, альстремерияләрне, хризантемаларны да шулай ясарга планлаштыра. Ул ассортиментны арттырырга һәм җитештерүне киңәйтергә тели. Бу эштә аларга Татарстан Республикасының инвестицион гранты ярдәм итәчәк, анда узган елның декабрендә аларның проекты җиңгән. Аларга ике миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

– Әлегә кулга акча алмадык – килешүләр өстендә эшлибез. Без бу акчага бик өметләнәбез, алар ярдәмендә без җитештерүне яңа дәрәҗәгә күтәрә алачакбыз. 16 мартта Казан-Экспода Бөтенроссия венчур форумында катнашачакбыз, анда бөтен Россиядән нибары 50 стартап сайлап алынды, алар арасында безнең компания дә бар. Бәлки, анда без бизнеска акча кертергә әзер инвесторлар табарбыз, – дип өметләнә Елена.

Чит илләрдә дә мәңге шиңми торган чәчәкләр белән кызыксындылар. Франция белән зур күләмле җитештерүгә контракт төзелгән иде инде. Ләкин махсус хәрби операция аркасында хезмәттәшлек өзелде.

– Хәзер импортны алыштыруга басым ясыйбыз. Чәчәкләрне үзебезнең җитештерүчеләрдән сатып алабыз. Үсеш булса да, беркая да күченергә уйламыйбыз. Кечкенә районда да зур бизнесны үстерү өчен потенциал бар, – дип саный Елена.

Бизнесны ул ире Игорь белән бергә алып бара. Ул Еленаның уң кулы булса да, күләгәдә калырга ярата.

– Минем иң төп таянычым – ирем. Без эшләп тапкан бар нәрсәне бизнесыбызга керттек, ике машинабызны саттык. Ул минем бу идеямне хуплады, миңа ышанды, – диде ул елмаеп.

Бизнеста уңышларга карамастан, Елена әни, хатын, гаилә учагын саклаучы ролен онытмый. “Барысына да ничек өлгерәсез”, дигән сорауга ул тыйнак кына җавап бирде:

– Үз эшеңне яратсаң, вакыт табыла. Ә мин чәчәкләрне, яшелләндерү эшләрен яратам. Бу минем өчен эш түгел, ә яраткан шөгылем.

 

Тере, табигый, яңа гына киселгән чәчәкләрне махсус эремә белән эшкәртә. Бу процесс ярдәмендә алар өч елдан артык шиңми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса