Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Бу сүзләр hәр балага аңлаешлы һәм якын

Питрәчтә татар классикларының үлемсез әсәрләре гадәти булмаган башкаруда яңгырады. Аларны районның ун балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яттан сөйләде. Район үзәгендә “Айгөл” балалар бакчасы базасында Туган тел атналыгына багышланган “Татар шагыйрьләре һәм язучыларының китап битләре буйлап” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы узды.

Конкурста барлыгы утыздан артык малай һәм кыз катнашты, алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Галимҗан Гыйльманов, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һәм башка татар шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләрен укып, жюри әгъзаларын гаҗәпләндерде.
- Күптән түгел без районда рус классикасын укучылар бәйгесе үткәрдек, шулай ук анда да мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты, хәзер исә туган тел көненә багышланган шундый чара үткәрдек, - ди район мәгариф бүлеге методисты Ирина Чихирева. – Мондый конкурслар әдәбият, туган тел классикларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.
- Без татар телен ике программа буенча өйрәтәбез: рус телендә сөйләшүче балалар һәм татар балалары өчен, конкурска икенче төркемнән шигырь укучыларны әзерләдек, бу 5-7 яшьлек балалар, алар классика белән таныша башладылар инде. Мисал өчен, күптән түгел бездә Муса Җәлил әсәрләренә һәм аның туган көненә багышланган чара узды. Татар әдәбиятында хәтта балаларга да аңлаешлы, якын булган шигырьләр күп, - ди “Айгөл” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ания Хәбибуллина.
- Район конкурсына килер алдыннан без шундый чараны узебезнең балалар бакчасында үткәрдек, - ди Шәле “Тургай” балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гүзәл Сафина. – Анда 49 малай һәм кыз катнашты, шулардан 6 иң яхшы укучыны сайладык, алар белән бирегә килдек. Аларның барысына да 6 яшь. Муса Җәлилнең шигырьләрен шагыйрьнең һәлак булуына 75 ел тулу уңаеннан әзерләделәр.
- Бездә балаларның күбесе рус гаиләләреннән, ләкин татарлар да бар, алар белән шөгыльләнәбез, туган телне өйрәнәбез, әлбәттә, бәйрәмнәргә шигырьләр ятлыйбыз, бүген дә “Әниләр бәйрәме” дигән шигырь сайладык, - дип билгеләп үтә Кощакның “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Мөхәммәтшина.
- Ул рус телендә дә, татарча да иркен сөйләшә, шигырьләрне дә авырлыкларсыз өйрәнә, чөнки балалар бакчасында рус, ә өйдә татар телендә аралаша, - ди “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүче Булатның әтисе Альберт Яруллин. – Ул бик тырыша, менә бу юлы да яхшы әзерләнде.
- Безнең балалар өчен иҗат иткән татар язучылары күп, аларның шигырьләре кызыклы һәм шул ук вакытта мөһим темаларга да кагылалар, - ди Питрәч районы “Кояшкай” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Нәзирә Газимова.
- Мин Галимҗан Гыйльмановның малайның шырпы белән уйнавы һәм моның нинди нәтиҗәгә китерүе турында зур шигырен укыдым, - ди “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче Аделина Габдрахманова. – Шырпы уенчык түгел, аның белән уйнарга ярамаганлыгын беләм.
Конкурста бик күп матур шигырьләр яңгырады. Яшь булуларына карамастан, балалар аларны бик сәнгатьле укыдылар. Алты бала җиңүче булды. Болар: Гөлназ Хәйруллина (“Айгөл”), Арсений Гаврилов (“Кыңгыраучык”), Әминә Хәкимова (“Бәләкәч”), Камилә Нурмөхәммәтова (“Каенкай”), Динә Фәтхуллина (“Тургай”, Шәле) һәм Ильяс Шаһабиев (“Кояшкай”).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса