Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Фотоконкурс “Балачак – иң гамьсез, рәхәт вакыт”

"Вперед" ("Алга") газетасы редакциясе Питрәч районының балалар бакчалары төркемнәре арасында "Балачак - иң гамьсез, рәхәт вакыт" дигән яңа фотоконкурс игълан итә. Ул район газетасы pestrecy-rt.ru сайтында үтәчәк.

Фотоконкурста катнашу өчен балалар бакчасының һәрбер төркеменнән бер фотография кабул ителә. Фотода балалар уенчыклар, рәсем ясау, конструктор белән мәшгуль булырга тиеш. Чөнки балачак - берни турында да кайгырмыйча, яраткан шөгылең белән мәшгуль булырга мөмкин булган искиткеч чор.
Фотографияләр 2017 елның 10 ноябреннән 22сенә кадәр, algared@yandex.ru (1 фото) электрон адресына кабул ителә. Шулай ук авыл, балалар бакчасы һәм төркем исемен күрсәтү зарур.
2017 елның 23 ноябреннән 4 декабренә кадәр pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчене билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү үтәчәк.
Аның нәтиҗәләре буенча, бер җиңүче - балалар бакчасыннан бер төркем билгеләнәчәк, ул спонсор - Питрәч авылы, Гаврилов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан Хаева И.Л. ИП "Хатын-кызлар киеме кибете"ннән истәлекле бүләк алачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса