Иң яхшы хат ташучыларны эзлибез
Бүгенге көндә, һәркем электрон почтага һәм интернетка күчкән вакытта, почтальон эше актуаль түгел кебек тоела. Әмма кайбер кешеләр әле элекке матур традицияләргә тугры булып калалар, газета-журналларга язылалар. Алар хат ташучыны түземсезлек белән көтәләр, аны сагынып каршы алалар. Газета-журналларга язылу кампаниясен активлаштыру һәм үз һөнәренә тугры булган кешеләрне бүләкләү өчен “ТАТМЕДИА” АҖ почта элемтәсе бүлекчәләре һәм хат ташучылар арасында конкурс игълан итте. Конкурс һәр ярты ел саен үткәрелә.
Конкурсның беренче этабында язылу кампаниясенең нәкъ кызган чагында яхшы эшләгән һәм абонентлар саны артуны тәэмин иткән хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекләре катнаша. Алар арасыннан конкурс комиссиясе биш номинациядә җиңүчеләрне билгеләячәк: “Иң яхшы шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы кече шәһәрләр почтальоны” һәм “Иң яхшы авыл почтальоны”, “Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе” һәм “Журналлар буенча иң яхшы тираж”. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.
Безнең “Вперед” (“Алга”) газетасы да бу конкурста катнаша – без авылларның иң яхшы почтальонын эзлибез. “Вперед” (“Алга”) газетасына иң күп яздырган иң яхшы өч почтальон безнең спонсорлардан бүләкләр алачак.
Конкурста 2019 елның I яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” АҖ газеталарына язылу абонементларының 2018 елның I яртыеллыгы белән чагыштырганда, 5 процентка артуны тәэмин иткән хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа