Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

ИГЪТИБАР! ФОТОКОНКУРС!

Мәктәп кыңгыравы кабат чыңларга өлгермәде, балалар инде мәктәпкә укырга килделәр һәм аларның гади уку көннәре башлана. Бәйрәм озакламый, шулай да күпләр өчен онытылмаслык була. "1 сентябрь - онытылмаслык көнем" конкурсы ярдәмендә, сезгә кичергән хисләрне янәдән искә алырга тәкъдим итәбез.

Әгәр сезнең гаиләдә мәктәп укучысы бар икән, бу конкурс Сезнең өчен!
Конкурска 1 сентябрь - Белем көненә бәйле фотографияләр кабул ителә.
2018 елның 1 сентябреннән 9ына кадәр algared@yandex.ru электрон адресына фото юлларга кирәк.
2018 елның 10 сентябреннән 17енә кадәр pestrecy-rt.ru сайтында өч җиңүчене билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү үтәчәк.
Конкурста катнашу тәртипләре:
1. Конкурска тематикага туры килгән фотографияләр кабул ителә.
2. Конкурста катнашу өчен бер катнашучыдан бер фотография кабул ителә (исем-фамилияне, адресны, телефон номерын күрсәтү зарур).
3. Интернеттан алынган һәм конкурс темасына туры килмәүче фотографияләр кабул ителми.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, өч җиңүче фотоконкурс спонсоры – «АзЭль» ҖЧҖ, «Уенчыклар һәм канцтоварлар кибете»ннән (Питрәч авылы, Яшьләр урамы, 2а) истәлекле бүләкләр алачак.
Интернет-тавыш бирү вакытында дөрес юл белән тавыш бирмәгән (накрутка) очракта, редакция катнашучыны конкурстан алырга хокуклы.
(+6)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: конкурсы