Конкурста җиңүчеләр үзенчәлекле бүләкләр алды
Теләсә кайсы конкурста да берәү җиңә, ә берәүләр исә җиңелә. Катнашучыларның барысы да җиңүгә омтыла, беркемнең дә оттырасы килми. Чынлыкта исә, төрле конкурсларда катнашуга башка яктан гына карарга кирәк, һәр төрле конкурс – бу, беренче чиратта, онытылмаслык хис-тойгылар һәм бик зур тәҗрибә алу гына.
Безнең редакциядә фотоконкурслар үткәрү матур традициягә әйләнде, укучыларыбыз анда катнашырга ярата, ә без аларны яңадан-яңа темалар белән сөендереп торырга тырышабыз. Хәзер фотоконкурслар оештыруның бер авырлыгы да юк, аларны безнең укучыларыбыз түземсезләнеп көтеп тора, алар тәмамлангач та аның нәтиҗәләре турында фикер алышудан туктамыйлар.
Гадәттә конкурс алдыннан актуаль тема сайланып алына, аның шартлары билгеләнә һәм аннан соң ул игълан ителә.
“Велосипедта сәяхәт” фотоконкурсы белән дә шулай килеп чыкты. Тема озак сайланмады, җәйге җылы кичтә велосипедта йөреп кайту үзе бер рәхәт. Әле тагын файдалы да шөгыль бит бу.
Ун көн дәвамында редакциянең электрон адресына катнашучылардан фотосурәтләр килде, аннан соң төгәл бер атна газетабыз сайтында җиңүчеләрне билгеләү өчен интернет-тавыш бирү барды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган катнашучы, Керәшен Сәрдәсеннән укытучы Нина Фадеева җиңүче булды, аның өчен 478 кеше тавыш бирде. 26 тавышка гына калышып, Марина Дмитриева икенче урын алды. Ә менә өченче урында – Керәшен Сәрдәсе авылыннан ун яшьлек Дарья Дементьева. Аның өчен сайтка керүчеләр 300 тавыш бирде.
Сүз уңаеннан, бу юлы фотоконкурс спонсоры Гаврилов урамы, 1а адресы буенча урнашкан “Лавка” кибете иде, җиңүчеләрне шунда бүләкләделәр дә инде. Бу кибетнең күптән түгел генә ачылуына карамастан, ул питрәчлеләр арасында инде популяр. Кибет ассортиментында Теләчедән сыер ите, сарык, дуңгыз ите, Ульяновскидан елга һәм диңгез балыклары һәм шулай ук бакалея бар. Хәзерге вакытта, аеруча да ял көннәрнедә шашлыкка сорау күп, сезоны бит.
– Шашлыкны әзерләгәч туңдырырга куерга ярамый, һәрвакыт яңаны әзерлибез, шашлыкка бәяләр дә кулай, – диде кибет идарәчесе Нәсибә Вафаева.
Аның сүзләренә караганда, кибет җитәкчелеге сатып алучылар шулай күп булыр дип көтмәгәннәр дә, ләкин алар моңа һәм “Велосипедта сәяхәт” фотоконкурсының спонсоры булуларына бик шат. Барлык җиңүчеләр дә мактау грамоталары һәм шулай ук пикник өчен җыелмалар белән бүләкләнделәр.
- Мин үзем велосипедта йөрергә бик тә яратам, - диде Нина Фадеева, - җәйге каникуллар вакытында да, мәктәп яны лагере вакытында да, укучылар белән велосипедта еш йөрибез, туган авылыбыздагы яңа урыннарда булабыз. Оныкларым белән дә вакытны шулай үткәрергә карар иттем. Һәм менә, мондый кичләрнең берсендә, велосипедта йөргәндә истәлеккә фотога төшәргә уйладык, ә күпмедер вакыттан соң, “Алга” газетасыннан фотоконкурс турында белдек. Без катнашып карарга уйладык һәм фотографияне редакциягә юлладык. Җиңәрмен, дип өметләнмәдем һәм бу турыда уйламадым да, шулай да, беренче урынны алдым. Минем өчен тавыш биргән һәркемгә һәм шулай ук мондый мөмкинлек өчен редакциягә рәхмәт белдерәсем килә. Конкурс кешеләрне берләштерә, уңай хис-тойгылар бүләк итә.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа