Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

“Әни булу – зур бәхет ул”

Безнең pestrecy-rt.ru сайтында үткәргән чираттагы конкурсыбыз иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә багышланган иде. Катнашучыларның гадәттәгедән активрак булулары безне гаҗәпкә калдырды, безнең почтага бу юлы 31 фото килде, сайтка керүчеләр ике атна дәвамында аларга карап соклана һәм үзләренә охшаган фотографияләр өчен тавыш бирә алды. Шушы көннәрдә призерлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Тавыш бирүдә 4333 кеше катнашты, шуларның 743е – конкурс җиңүчесе Наталья Пушкова өчен тавыш бирде. Моңа кадәр алар гаилә фотосессиягә барганнар һәм истәлекле фотосурәтләрдән канәгать калганнар. Әлбәттә, аларның матур фотографияләре белән уртаклашасы килгән, шуңа күрә алар иң яхшы кадрларның берсен редакциягә җибәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар фотоконкурста беренче тапкыр катнашалар.
- Беренче тапкыр катнашучыларга уңыш елмая, - ди җиңүче Дарья Пушкова, шаярып. – Фотода мин һәм әнием сурәтләнгән. Мин бик тә аның җиңүен теләдем, чөнки без абыем Паша белән безнең әниебез иң әйбәт әни дип саныйбыз!
Икенче урында Айсинә Галиева – өч кыз әнисе. Ул 646 тавыш җыйды. Фотода саф һавада йөргәннәре сурәтләнгән. Сүз уңаеннан, ул безнең конкурста өченче тапкыр катнаша һәм һәр юлы призер була.
- Фотода без кызларым – Айгөл, Алия һәм Талия белән бергә. Алдагы конкурсларда мин безнең фотолар һәркемгә дә ошаячагын алдан белә идем, бу юлы шикләр булды, чөнки фотолар, гадәттәгедән күбрәк иде. Һәрбер әни бу статуска ия булуы белән гоурлана, ә мин инде өч тапкыр әни, шуңа күрә аеруча бәхетле. Минем гаиләм өчен тавыш бирүче һәркемгә рәхмәт. Киләчәктә дә бик теләп катнашачакбыз.
Яшь әни Ирина Сәлахова өченче урынны алды, аны 546 кеше хуплады.
- Минем улым Айдар 10 ай элек кенә туды, - ди ул. – Минем тормыш тулысынча үзгәрде дип әйтәсем килә. Хәзер балам турындагы уйларым белән йокларга ятам һәм уянам. Аңа кирәк булуымны тоям, шуңа күрә миндә зур җаваплылык хисе барлыкка килде. Әни булу – зур бәхет!
Барлык призерлар да “Батыр” кинотеатрында мавыктыргыч фильмнар карау өчен билетлар белән бүләкләнде.
“Батыр” кинотеатрында зур һәм уңайлы зал, сыйфатлы тавыш һәм экран, билетларга һәм мавыктыргыч фильмнарга түбән бәя! Сез 3-10-35 номеры буенча яки “Кинотеатр в Пестрецах” ВКонтакте төркемендә урыннар һәм сеанс сайлый аласыз.
“Батыр” кинотеатры Питрәч авылы, Совет урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан.
Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса