Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Питрәч проектлары грант конкурсында җиңде

«Татнефть» ААҖ грантларын алу конкурсында Питрәчтән ике проект эше уңышлы дип бәяләнде

«В гости в Скорлупино» -  «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый  оешмасының Питрәч бүлеге проекты да шулай  атала. Яңа эш төбәкнең туризм тармагын үстерүгә юнәлдерелгән. Питрәчнең «Скорлупино» һәм «Әлбәден» хәрби уеннары» мисалында авыл җирендә вакыйгалы чараларны оештыручылар өчен белем бирү форумын үткәрү планлаштырыла. Бу авылдан оештыручыларга үз квалификацияләрен күтәрергә, бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашырга һәм тәҗрибәлерәк хезмәттәшләреннән кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкинлек бирәчәк.
- Проектны без Россиянең төп вакыйгаларын оештыручылар белән бергә эшлибез, ягъни безнең команда бик яхшы, - дип сөйли «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева. - Бу авыл территориясендә шактый зур ярдәм булачак, чөнки вакыйга тирәли эш урыннары булдыру өчен дә мөмкинлекләр күп булачак, - дип билгеләп үтте ул.
«Кочевники.  Время новых героев»  проекты авторлары Алена Гаврилова һәм Александр Буздалов Наилә Таҗиеваны үзләренең юл күрсәтүчесе итеп саный. Аларның идеясе - балаларга спорт-тарихи тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм безнең районда яңа туристик үзәкне үстерү.
- Бу - безнең эрага кадәр 2000 елдан алып 6 гасырга кадәр Казан археологлары 2013 елда Питрәч районында үткәргән казу эшләре урынында җирлекне реконструкцияләү булачак, - ди Александр Буздалов.
Балаларга белем бирү программасына килгәндә, ул 1 июльдән башланачак.
- Балалар өчен урта гасыр һәм борынгы һөнәрләр буенча мастер-класслар, төбәк тарихы темасына лекцияләр үткәреләчәк, фехтование, җәядән ату секцияләре планлаштырыла, - дип билгеләп үтә проект авторлары. Акча бүлеп бирелүгә, алар мастер-класслар өчен махсус җиһазлар - чүлмәк, күн һәм тимерчелек  җиһазлары сатып алачак.
«Татнефть» хәйрия фонды җиңүчеләргә бу ай азагына кадәр түләргә вәгъдә итә (аларның планнары тормышка ашсын өчен). Бүләкләү тантанасы коронавирус пандемиясе аркасында кичектерелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса