Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

ТР Дәүләт комитеты тарафыннан игълан ителгән «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесендә катнашыгыз

Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Моның өчен архив идарәсенә Татарстанның барлыкка килү һәм үсеш тарихын чагылдыручы гаилә фотоларын һәм видеоларын тапшырырга кирәк.

Конкурс читтән торып үткәрелә. Анда катнашу өчен заявканы дистанцион рәвештә, шәхсән яки почта аша бирергә мөмкин. Питрәчтә архив бүлеге Совет урамы, 34 адресы буенча урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 3-04-89.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Питрәч авылыннан Роза Насыйбуллина архивка үзенең «Питрәч районында мәгариф» китабын тапшырды инде. Анда ул районда тарихи очерклар, мәгълүматлар, педагоглар һәм җирле мәктәпне тәмамлаучылар биографияләре аша белем бирү системасының ничек формалашуы турында сөйли.

Чара Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау, гаилә кыйммәтләрен һәм буыннар арасында элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелә. Кабул ителгән барлык документларның төп нөсхәләре «ТР Дәүләт архивы»нда сакланачак һәм ТР Архив фонды составына кертеләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса