Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

ЮХИДИ идарәсе көчле җил һәм бозлавык шартларында иминлек чаралары турында искәртә

Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе телеграмдагы рәсми каналында хәбәр итә.

ЮХИДИ идарәсе Татарстанда машина йөртүчеләр көчле җил һәм бозлавык вакытында үтәргә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәртте.

Иртәгә, 22 февральдә, республикада һава шартлары сизелерлек бозыла. Күп күләмдә явым-төшем, күз  күремен киметә торган буран, бозлавык һәм көчле җил фаразлана.

Автомобиль йөртүчеләргә үз машиналарының техник торышына игътибарлы булырга, тормоз системасын һәм шиналарның торышын тикшерергә кирәк. Барлык оптика да эшләргә тиеш. Транспорт чаралары арасындагы дистанцияне арттырырга, тормозга кисәк басудан сакланырга, кирәк булмаганда полосадан чыкмаска һәм башка автомобильләрне узмаска кирәк, тизлек һава шартларына туры килергә тиеш.

Җәяүлеләргә шулай ук уяу булырга, машина йөртүчеләргә күренерлек булсын өчен киемдә яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД