Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Пановка авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды

Казанлы хокуксыз руль артына утырган һәм авариягә эләккән

Пановка авылы янында Казан – Шәмәрдән автомобиль юлында «ВАЗ 2112» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «Лада Ларгус» белән бәрелешә.

1996 елда туган ир-ат машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән. Ул аны өендә дә калдырмаган, югалтмаган да, эш шунда: аның бу документы беркайчан да булмаган. Ир-атны баш мие селкенүе, баш мие җәрәхәте һәм корсак җәрәхәте белән республика клиник хастахансенә алып киләләр. Икенче машинада 2017 елгы бала зыян күргән, ул арткы утыргычтагы балалар креслосында булган, аны да хастаханәгә алып киткәннәр. 

Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның барысы да – Казан шәһәрендә яшәүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД