Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында «Бала – төп пассажир» акциясе үткәрделәр

Балалар иртәдән төркемдәшләренә яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр.

«Каенкай» балалар бакчасыннан юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары һәм Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Бала – төп пассажир» акциясе үткәрделәр.

ЮХИДИ инспекторы Роман Закалов шоферларның үз балаларын машинада ничек йөртүләрен тикшерде. Профилактика бүлеге башлыгы Илсөяр Җиһаншина, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары белән бергә, шоферларга мөрәҗәгать белән чыкты, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакырды.

– 6 мартта юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тула. Аларның эшчәнлеге балаларны һәм яшүсмерләрне юлда куркынычсыз тәртип күнекмәләренә өйрәтүдә зур роль уйный, – дип билгеләде Илсөяр Җиһаншина.

Юл хәрәкәтендә катнашучылар да яшь инспекторларның инициативасын хупладылар һәм атааналарның балаларының иминлегенә игътибарын даими рәвештә җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр. Мондый акцияләр күп кенә балаларның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары ата-аналарга һәм балаларга яктылык кайтаргыч элементларны юкка гына таратмый.

Юл йөрү комиссиясе мәгълүматлары буенча, районда балалар бакчасына йөрүче яки мәктәптә укучы һәр бала яктылык кайтаргыч элементлар белән тәэмин ителгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Рәмис Аллямов:

– Бу ел башыннан балалар катнашында ике юлтранспорт һәлакәте булды. Бер хәл 2 гыйнварда Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында булды, ике бала зыян күрде. Алар пассажирлар иде. Ике машина катнашындагы икенче юл-транспорт һәлакәте 21 гыйнварда Питрәчтә булды, анда пассажир бала тән җәрәхәтләре алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД Питрәч, Юл хәрәкәте иминлеге