Питрәчтә юл-транспорт һәлакәте булды
Сәгать 8дә Питрәч-Колай юлындагы борылышта юлны бүлешә алмыйча "ВАЗ Гранта" һәм "ВАЗ Приора" автомобильләре бәрелешә.
Зур булмаган һәлакәтнең сәбәпләрен Питрәчнең юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре ачыклый. Бәхеткә, беркем дә зыян күрми, машиналар гына берникадәр зыян күрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа