Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч районында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очраклары артты

Яшь машина йөртүчеләр, иң беренче чиратта, үзләренә куркыныч тудыра

Районда төрле техника йөртүче балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре очраклары артты.

Бәйрәм ял көннәре дә искәрмә булмады. Питрәчкә Казаннан кунакка кайткан кызлар икесе бер электросамокатта Җиңү паркы янындагы тротуарда йөргәндә җәяүлеләр юлы аркылы икенче якка чыгарга уйлыйлар һәм юл кырыенда туктыйлар. Фольксваген автомобилен йөртүче дә аларны үткәрер өчен туктый, ләкин кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләре таләп иткәнчә юлны җәяү чыкмыйлар, самокатта хәрәкәт итүләрен дәвам итәләр, машина да кузгала. Юл-транспорт һәлакәте килеп чыга, ярый әле ул курку һәм җиңелчә тән җәрәхәтләре белән генә тәмамлана.

Язын урамнарда мототранспорт саны арта. Күп кенә яшь “шоферлар” юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне мәҗбүри дип санамый. Күпчелек очракта алар мотоцикл һәм велосипедка ошаган питбайкларда йөриләр. Аларның көчле тавышлары һәм бер тәгәрмәчтә шоу күрсәтүләре күпләрнең ачуларын китерә. Моннан тыш еш кына, алар бергә җыелып, авыл урамнары буйлап куып йөриләр. Җәяүлеләр янында зур тизлектә тузан туздырып үтеп китәләр. Ялгыш кына бер артык хәрәкәт ясалса, фаҗига килеп чыгасын уйлап та карамыйлар. Ата-аналар, да баланың гомеренә куркыныч яный дип түгел, ә “бөтен кешедә бар, минем баламныкы да булсын” дип кенә фикер йөртә.

Бәхеткә, безнең районда үлем очраклары теркәлмәгән. Ләкин зур профилактик эш алып барылуга карамастан, руль артындагы балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре еш очрый.

Безнең район буенча ЮХИДИ бүлеге өлкән инспекторы Роман Закалов сөйләгәнчә, мопед белән 16 яшьтән, М категорияле машина йөртү таныклыгы булганда идарә итәргә мөмкин. Мотоциклга (А категорияле) машина йөртү таныклыгын 18 яшькә җиткәч алырга мөмкин. Әмма, практика күрсәткәнчә, скутерлар руле артына еш кына 13 һәм 14 яшьлек балалар да утыра.

– Әгәр бала инде 16 яшькә җиткән, машина йөртү хокукы алган һәм сез скутер яки мопед сатып алырга уйлыйсыз икән, балагызның характерына җитди игътибар итегез. Әгәр дә анда азарт булса, үз-үзен кулда тота алмаса, ул юлда да үзен адекват тотмаячак. Мондый очракта балагызның бераз үсүен көтсәгез яхшырак булыр. Чөнки ул үзен генә түгел, башкаларны да куркыныч астына куячак. Әгәр бала җитди, бар нәрсәгә җаваплы карый икән, бу очракта да беренче чиратта, аның белән куркынычсызлык техникасы, юл хәрәкәте кагыйдәләре, юлда килеп чыгарга мөмкин булган катлаулы хәлләр турында сөйләшкәннән соң гына техника сатып алырга кирәк, – диде автоинспектор.

Техника белән идарә итү хокуклары булмаган яшь шофер турында мәгълүмат балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә җибәрелә, анда тиешле карар кабул ителә. Күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, балага нинди дә булса мототехника сатып алыр алдыннан җитди уйланырга һәм баланың гомерен һәм сәламәтлеген бернәрсә дә алыштыра алмавы турында белергә кирәк.

Кайбер ата-аналар моны яхшы аңлыйлар һәм җаваплылык белән эш итәләр. Мәсәлән, Александр Горячев, улына мототехника сатып алганчы, барысын да яхшылып уйлаган. Өч тәгәрмәчле электр скутерын сайлаганнар, 11 яшьлек Роман өчен ул иң куркынычсыз техника: әгәр газны җибәрсәң, ул туктап кала, аумый, тизлеге сәгатенә 15 километрдан артмый.

– Трицикл сатып алгач, аңа шарт куйдык – юл йөрү кагыйдәләрен белсәң генә анда йөриячәксең, дидек.Ул яшь юл инспекторлары түгәрәгенә йөрде, шуннан соң миңа “имтихан тапшырды”, аның кагыйдәләрне үтәвен күзәттем. Җәяүлеләр юл аркылы чыгу урынына кадәр барып җиткәч, техникадан төшә, юл аркылы чыга һәм алга таба китә. Ул тротуардан, тротуарлар булмаган җирдә юл кырыеннан йөри һәм һәрвакыт шлемда, – дип сөйли Александр Петрович.

Роман үзе әйтүенчә, яшь юл инспекторлары хәрәкәтендә аңа кагыйдәләрне үтәүләре һәм башкаларны да моңа өйрәтүләре ошый.

– Хәзер яшүсмерләр йөри торган техника – мотоцикл түгел, ул спорт инвентаре. Гомуми файдаланудагы юлларда алар белән йөрергә ярамый, аларда туктату сигналы да, борылышта янучы утлар да юк, автотранспорт йөртүче аларның маневрларын аңлап бетерми, ничек эш йөртергә кирәклеген аңлап өлгерми. Ата-аналар кимендә аларга сигнал фонарьлары алып урнаштыра ала, хәзер махсус комплектлар сатыла, олыларга ике чыбык сузу бернинди дә кыенлык тудырмый. Бәлаказа килеп чыкканын көтәргә кирәкми. ЮХИДИ инспекторлары да, укытучылар да зур профилактик эш алып баралар, әмма иң зур җаваплылык ата-аналарда, – дип саный ике бала әтисе Александр Горячев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД