Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәчтә машина йөртүчеләрне тикшерәләр

7 февральгә кадәр район үзәгендә «Бала – төп пассажир» дигән профилактик чара үткәрелә.

Питрәчтә машина йөртүчеләрне тикшерәләр. Гыйнвар аенда оператив-профилактик чаралар барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре 1000ләп машина йөртүчене туктаткан. Исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче 11 шофер  һәм пассажир-балаларны куркынычсызлык каешларына эләктермәгән 8 машина йөртүче тоткарланган. Алар административ җаваплылыкка тартылган һәм 3000 сумнан 30000 сумга кадәр штраф салынган.
«Бала – төп пассажир» акциясе кысаларында автоинспекторлар машина йөртүчеләрне балаларны ташу кагыйдәләрен үтәүгә тикшерәләр.

Без мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр уздырабыз. Моның өчен күп кенә белем бирү учреждениеләрендә барлык кирәкле уку җиһазлары белән махсус автосыйныфлар булдырылган – светофорлар, макетлар, юл билгеләре бар. Шулай ук безнең инспекторлар ата-аналар һәм укытучылар белән әңгәмәләр үткәрәләр, балаларны  махсус җайланмалар кулланып йөртүнең мөһимлеге турында белешмәлекләр һәм листовкалар тараталар, - дип сөйләде Питрәч районы буенча юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Роман Закалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: БДД